Хезмәт

Балтач районы

16+
Көн темасы

Хәрби белем хакында район хәрби комиссары белән әңгәмә

Хәрби уку йортында конкурс уздырганда медицина тикшерүеннән һәм һөнәри психологик сайлап алудан тыш, егетләр физик әзерлек буенча нормативларны тапшырырга тиеш

Татарстанда Рәсәй Федерациясе Оборона Министрлыгы югары уку йортларының күчмә төркеме эшли башлый.

2025 елның 16 июненнән, Рәсәй Федерациясе Оборона Министрлыгының хәрби белем бирү оешмаларына керү сынауларын үткәрү буенча Рәсәй Федерациясе Оборона Министрлыгының хәрби уку йортларының күчмә төркеме эшли башлады.

Кандидатлардан һәм аларның ата-аналарыннан еш кына керү имтиханнары тәртибенә, күчмә төркем эшенә, шулай ук хәрби училищега язылуга кагылышлы мөрәҗәгатьләр һәм сораулар килеп ирешә. «Хезмәт» газетасына бу һәм башка сорауларга Балтач районы хәрби комиссары, подполковник Гайнуллин Дамир Нурмөхәммәт улы җавап бирде.

 – Дамир Нурмөхәммәт улы, хәрби уку йортлары нинди һөнәри белем бирә?

 – Хәрби уку йортлары һөнәри белем бирү буенча гражданлык уку йортларыннан бик зур аерма юк, югары һәм урта һөнәри белем бирә. Югары белем программасы буенча белгечләр әзерләүче хәрби уку йортлары училищалар, институтлар, университетлар һәм академияләр дип аталырга мөмкин. Әлеге уку йортларын тәмамлаучы курсантлар хәрби белгечлек ала һәм офицер булып лейтенант хэрби исеме ала.

Хәрби уку йортларында шулай ук урта һөнәри белем бирү программалары буенча әзерлек тә алып барыла. Бу — урта звено белгечләре, техниклар. Укулар тәмамлангач курсантлар урта һөнәри белем турында диплом һәм прапорщик хәрби исеме алалар. Мондый белгечләрне шул ук хәрби һөнәри белем бирү уку йортларының аерым факультетларында әзерлиләр.

 – Хәрби училищеларда нәрсәгә өйрәтәләр?

–  Беренчедән, хәрби һөнәрләргә, гаскәр төренә карап, очучы, диңгезче, пехотинец, артиллерист, танкист һәм хәрби юрист, элемтәче булачак. Гадәттә, икенче курста ук курсант уку вакытында һәм тәмамлаганнан соң биш ел хезмәт итү турында Рәсәй Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Бу мәҗбүри. Уку тәмамлангач эшкә юнәлтү бара, ягъни эш урынын мөстәкыйль рәвештә эзләү таләп ителми.

Икенчедән, Ватанны саклаучы характеры формалаша һәм һәр хәрбигә хас күнекмәләр үзләштерелә: дисциплина, характер ныклыгы, батырлык, куелган максатка ирешүдә ныклык, өлкәннәргә буйсыну (командирга), тырышлык, физик һәм спорт күнекмәләре үстерелә.

 – Хәрби училищега керү өчен нәрсә кирәк?

–  Һәр елны хәрби училищега гаризалар Рәсәй Оборона министрлыгының хәрби уку йортларына бирелә, ә Рәсәйдә аларның саны 38. Хәрби вузларга егетләр һәм кызлар да керә ала. Кандидатта имтихан нәтиҗәләре буенча җитәрлек бал булырга тиеш (һәр хәрби уку йорты өчен аерым). Искәрмәләр дә бар, әмма ул хакта бераз түбәнрәк. Шулай ук башлангыч этабында гаризаларны теркәгәндә һәм хәрби училищега керү өчен, кандидат яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка кирәкле документлар комплектын тапшырырга тиеш.

Хәрби уку йортында конкурс уздырганда медицина тикшерүеннән һәм һөнәри психологик сайлап алудан тыш, егетләр физик әзерлек буенча нормативларны тапшырырга тиеш: турникта күтәрелү (кызлар өчен — гәүдәне алга ию), 100 метрга йөгерү, 3 км га йөгерү (кызлар өчен 1 км га йөгерү).

Керү вакытында кандидатның «ЮНАРМИЯ» хәрби-патриотик хәрәкәтендә катнашуы исәпкә алына, шәхси юнармия китапчыгы һәм кандидатның әлеге хәрәкәттә кимендә бер ел торуы шарт булып тора. Рәсәй Оборона министры приказы белән юнармия мәктәбен узган егетләр һәм кызларга гомуми рейтинг күрсәткеченә 5 балл өстәләчәк. ГТО нормативларын үтәү дә рейтингка баллар өсти.

 – Хәрби училищега керү этаплары

–  11, яисә 10 класстан соң кандидат хәрби уку йортын сайлауны билгели. Моның өчен яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кандидатка кирәкле документлар исемлеге биреләчәк, керүчеләргә таләпләр турында сөйләячәкләр. Хәрби уку йортының рәсми сайтында кандидат мәгълүматләр белән таныша ала.

Физик әзерлек буенча имтихан тапшыру мәҗбүри. Имтихан нәтиҗәләре беренче чиратта рус теле, математика һәм физика буенча кызыксындырачак. Училищеның профиленә карап, физика фәнен җәмгыять белеме, тарих, информатика, химия һәм биологиягә алыштырыла ала. Имтиханнар буенча төгәлрәк мәгълүмат уку йортының сайтында яисә Рәсәй Оборона министрлыгы сайтында урнаштырылган, vk. tatarstan. ru сайтында да табарга мөмкин.
Хәрби комиссариатка гариза белән 2025 елның 1 августына кадәр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны соңга калдырырга ярамый, чөнки медицина тикшерүе, профотбор, эш кәгазьләрен әзерләү бер көндә генә эшләнми.

Хәрби комиссариатка мөрәҗәгать иткәннән соң кандидатка кирәкле документларны тапшырырга, яшәү урыны буенча хәрби комиссариатта һөнәри психологик сайлап алу узарга кирәк булачак. Медицина тикшерүе ике этапта узачак: яшәү урыны буенча хәрби комиссариатта һәм Татарстан Республикасының хәрби комиссариатында. Санап үтелгән чараларны узганнан соң, хәрби комиссариат оештырылган шәхси эшләрне сайланган хәрби училищега җибәрә. Әгәр документлар белән барысы да тәртиптә булса, чакыру киләчәк. Озак вакыт көткән очракта, әлеге уку йортының кабул итү комиссиясенә яисә яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 – Конкурс ни рәвешле уза?

– 2025 елда Рәсәй Федерациясе Оборона министрлыгы кандидатларны беренче курсларга яшәү урыннары буенча сайлап алу турында карар кабул итте. Моның өчен югары уку йортларыннан белем бирү оешмалары яисә кафедра җитәкчеләре җитәкчелегендәге күчмә төркемнәр формалаштырылды. 16 июньнән 11 июльгә кадәр Казан шәһәренең Чистай урамындагы «КАИ-Олимп» КСК базасында Татарстан Республикасыннан хәрби училищага укырга керү өчен күчмә төркем эшли. Әлеге төркем составына һөнәри психологик сайлап алу, физик әзерлек һәм башка белгечләр керде. Күчмә төркемнәр тарафыннан һөнәри психологик сайлап алу буенча тест үткәрелә, шулай ук Миноборонының бөтен уку йортларына физик нормативлар тапшырыла. Беренче курсларга курсантларны кабул итү 1 августта башлана һәм дәресләр 1 сентябрьдә башлана.

Әлеге вакыт эчендә кабул итү комиссияләре хәрби комиссариаттан килгән шәхси эшләр, имтихан нәтиҗәләре буенча карар чыгаралар.

 – Кызыксындырган тулырак мәгълүматны кайда табарга мөмкин?

–  vk. tatarstan. ru сайтында урнаштырылган «Хәрби училище» бүлегендә тиешле мәгълүматны табарга мөмкин. Шулай ук Рәсәй Оборона министрлыгы сайтында мәгълүмат алырга мөмкин һәм МО РФ mil. ru сайтында да. 
Шулай ук, Татарстан Республикасында ел саен 4 сентябрьдән 1 майга кадәр Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә Казан югары танк командирлар училищесында шул уку йортында ачык ишекләр көне уздырыла. Бу чара белем бирү оешмаларында укучыларны тормыш һәм тарих белән таныштыру максатыннан үткәрелә. Аларга уку йорты җиһазларын һәм укытучылар белән аралашып, өлкән курслар курсантлары белән танышырга мөмкинлек бирелә. Әлеге көнне КВТКУ га 1000нән артык кеше килде. Күп кенә килүчеләр үзләре өчен хәрби һөнәр сайлауны билгеләде һәм хәрби уку йортын сайлады.

 – Хәрби уку йортларына керү өчен ташламалар бармы?

 – Билгеле булган ташламалардан тыш, хәзер 2022 елда Федераль закон «Россия Федерациясендә мәгариф турында» канунына мөһим өстәмәләр кертелде. Әлеге канун нигезендә бакалавриат һәм специалитет программаларына кабул итүдә 71нче маддәдә «Өстәмә хокуклар» дигән бүлек бар. 5 өстәмә кертелде. Әлеге канун нигезендә Донбасс һәм Луганск территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ташламалар каралган. Шулай ук, Украина территориясендә каһәрманлык күрсәткән яки хәрби хезмәт вазыйфаларын үтәгәндә яраланган балаларга ташламалар бар.

 – Кызыксындырган сорауны турыдан-туры яисә электрон формада бирү мөмкинлеге бармы? Турыдан-туры телефон линиясе эшлиме?

– Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты сайтында (vk. tatarstan. ru) 1.09.2024 елдан 1.08.2025 елга кадәр «Кайнар линия» дигән бүлек эшләп тора.

Шулай ук түбәндәге телефон аша хәрби училищага керү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» эшли: 8 (843) 683-44-42.

Кабул итү көн саен эш вакытында 8 дән 17 сәгатькә кадәр бара (Мәскәү вакыты).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев