Хезмәт-Азьлане командасы журналистлар Сабан туеннан зур җиңүләр белән кайтты
Бәйрәмгә барлык филиаллардан 600ләп кеше килде, диде чараны оештыручылар
Сабада журналистлар Сабан туе узды. Быел ул өченче мәртәбә үткәрелде.
Бәйрәмгә барлык филиаллардан 600ләп кеше килде, диде чараны оештыручылар.
Сабалылар бәйрәм кунакларын мичтә пешкән кайнар коймаклар чәй белән каршы алдылар. Гармуннар белән җырлап, әрәпә җыюны җитәкчеләрнең бәйрәм котлавы алыштырды. Соңыннан мәйданда төрле спорт уеннары башлангыч алды. Гер күтәрү, таяк белән тартышу, кул көрәштерү, турникта тартылу, волейбол, татарча көрәш, сулы чиләкләр белән йөгерү, чүлмәк вату, пычкы белән бүрәнә кисү һ.б.уеннар … бүләкләре дә бик саллы иде. Бәйрәм сәхнәсендә татар эстрадасы артистлары чыгыш ясады.
Журналистлар каләм чарлауларыннан тыш, оста спортчылар да икән. Кайсы гына ярышта катнашсалар да, сер бирмәделәр. Балтачның Хезмәт-Азьлане командасы да лаеклы чыгыш ясап, матур нәтиҗәләргә иреште.
Тәнзилә Габдрахманова исә республика журналистлары арасында иң нык беләкле булып танылды, кул көрәшендә өченче урын яулады. «Азьлане» кызлары аркан тартуда икенче булды. Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев