«Хезмәт» газетасы призына барган хоккей ярышлары тәмам
"Хезмәт" газетасы призына хоккей ярышлары быел 42 тапкыр уздырылды.
1 урында Карадуган командасы. Алар беренче урын өчен Норма командасы белән очраштылар. Төп вакыт 5:5 белән тәмамланды. Өстәмә вакытта карадуганлылар өстен чыктылар. Исәп 6:5 белән тәмамланды.
Норма командасы – икенче, Зифа (Смәел) – өченче, Дуслык дүртенче урында. Котлыйбыз!
Тарихка күз салсак, Карадуган бу призны 2019 елда яулаган, соңгы 13 елда Норма хоккейчылары 10 тапкыр Хезмәт призын откан, 2020 елда Чутайлылар җиңү яулаган иде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев