«Хезмәт»ле булсаң — хөрмәтле булырсың
Түнтәр авылыннан Тәскирә Кашапова «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыяте үткәргән конкурста төп бүләк — 100 мең сум акча отты
Конкурсның төп алшарты — почта аша ике басмага яртыеллыкка язылу иде. 2026 елның беренче яртыеллыгына безнең «Хезмәт» һәм «Шәһри Казан» газеталарына язылып Тәскирә ханым рес-публикада җиңүче булып танылды.
— Мин үзем шушы Түнтәр авылыныкы, тормышка да шушында чыктым. Иптәшем Мәсхүт атаклы механизатор, аның белән 3 бала — 1 кыз, 2 егет тәрбияләп үстердек. Кызганыч, иптәшем инде бакыйлыкка күчте, үзем улым Расих тәрбиясендә яшим. Кызыбыз Чистай районында, гаиләле, олы улым Рафис та монда гомер кичерә.
Ике улым да әтиләре юлыннан киттеләр, комбайнчы булып, бергә эшлиләр. Тәрбиялиләр, җылы карашта, яхшы мөнәсәбәттә тату гаилә булып яшибез. Укып бетергәч ун еллап колхозда фермада эшләдем, балалар тугач, аларны карарга җайлы булсын, дип балалар бакчасына эшкә кердем, лаеклы ялга да шуннан чыктым. Менә хәзер өйдә, газета алдырабыз, «Хезмәт»нең килүен көтеп торам, һәр битен укып чыгам. Урып-җыю вакытында улларым турында да язасыз бит, алар яхшы эшләгәч, минем дә бик күңелем була, — ди Тәскирә апа.
100 мең сум отуы турында хәбәр килгәч Тәскирә апа бер-ара ышанмый да тора. «Мин бик шат, хәерле акчалар булсын, чараны оештыручыларга бик зур рәхмәт», ди райондашыбыз.
Без үз чиратыбызда Тәскирә апаны җиңүе белән тәбрикләп, аның күп еллар газетабыз укучысы булып, сәламәт гомер кичерүен теләдек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев