Законда үзгәрешләр, белми калма!
Даруларга субсидия билгеләнгән гражданнар сайлау хокукына ия: срогы тәмамланганчы даруларга субсидия алуны дәвам итәргә яки даруларга субсидия бирүдән баш тарту турында гариза белән республика матди ярдәм үзәге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә
2025 елның 25 июленнән «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»гы 2004 елның 8 декабрендәге 63-3РТ номерлы Татарстан Республикасы Законына күпбалалы гаиләләргә карата кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде.
Закон нигезендә ата-ананың берсенә яисә алмаштыручы затка 6 яшькә кадәрге бала өчен дарулар сатып алуга субсидия бирү (даруларга субсидия) 3 яшьтән 6 яшькә кадәрге балаларны дарулар белән түләүсез тәэмин итүгә алыштырыла, аларның исемлеге Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнә. Аны алу өчен гражданнар медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Даруларга субсидия билгеләнгән гражданнар сайлау хокукына ия: срогы тәмамланганчы даруларга субсидия алуны дәвам итәргә яки даруларга субсидия бирүдән баш тарту турында гариза белән республика матди ярдәм үзәге бүлегенә мөрәҗәгать итәргә.
3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балаларны дарулар белән түләүсез тәэмин итү мәсьәләсе буенча даруларга субсидия бирүдән баш тарткан очракта, медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев