Закон бозу игътибарсыз калырга тиеш түгел
Коррупциягә каршы көрәш дәүләт сәясәтенең өстенлекле бурычларының берсе һәм прокуратура органнары эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып тора
Коррупциячел хокук бозуларның үзенчәлеге булып аларның үз вазыйфаи урыннарыннан җәмгыять һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә каршы чыгып файдалану нәтиҗәсендә файда алуга, шул исәптән аларның милек характерында булуга юнәлдерелүе тора. Гади тел белән әйткәндә, коррупционерның логикасы шундый – сиздермичә генә күбрәк урлау. Шуңа күрә дәүләт мөлкәтен, җир ресурсларын файдалануга, сатып алулар өлкәсендә, төрле максатларга, шул исәптән милли проектларны гамәлгә ашырганда бүлеп бирелә торган бюджет акчаларын тотуга аеруча зур игътибар бирелергә тиеш.
Прокуратура органнары алдында төрле алымнарны куллану юлы белән коррупцион хокук бозуларны кисәтүне тәэмин итү, аларны киметү һәм бетерү бурычы куелды. Без, бигрәк тә соңгы елларда, җинаять законнарын бозуга, ышанычны югалтуга бәйле рәвештә эштән азат итүгә, законсыз рәвештә тупланган мөлкәтне дәүләт кеременә тартып алуга китерә торган җитди закон бозуларны ачыклауга йөз тотабыз.
Балтач районында 2024 елда коррупциягә каршы кабул ителгән барлыгы 11 закон бозу очрагы ачыкланган (2023 елда бу 28 очрак булган). Хокук бозуларны бетерү максатларында законсыз актларга 3 протест китерелде (узган чорда мондый 21 протест белдерелгән), 3 күрсәтмә кертелде (2023 елда шулай ук 3 күрсәтмә бирелгән), шуларны карау нәтиҗәләре буенча 7 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды (2023 елда 6 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган).
2024 ел барышында район прокуратурасы тарафыннан 467 норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза уздырылган.
Законнарга туры килү-килмәвен тикшерү өчен җирле үзидарә органнары тарафыннан район прокуратурасына 457 норматив хокукый акт проекты тәкъдим ителде, алар буенча 36 коррупциоген фактор ачыкланып, тиешле кануннарга туры китерергә кушылды. Кемгәдер бу эш гади канцелярия эше булып кына тоелырга мөмкин, ләкин нәкъ менә бу чара күп очракта коррупцион хокук бозуларга киртә булып тора.
Коррупциягә каршы көрәш юнәлешләренең берсе – керемнәр турындагы белешмәләрне (декларация о доходах) игътибар белән өйрәнү, кимчелекләр булган очракта тиешле чара күрү.
Бүгенге вакытта ведомствоара электрон хезмәттәшлек мәгълүмати бердәм системасының булуы белешмәләрнең дөреслеген тикшерүне нәтиҗәле үткәрергә мөмкинлек бирә. Чөнки бу бердәм системаның базасы киң, барлык контроль һәм теркәү органнарыннан мәгълүматлар бергә тупланган, керемнәр һәм милек турында гына түгел, ә барлык шартнамәләр, юридик затларда җитәкче яки гамәлгә куючы сыйфатында катнашу фактлары, барлык счетлар һәм башкалар да чагылыш таба.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә керемнәр турында белешмәләрне тапшыру мәҗбүри, тапшырмыйча калырга рөхсәт ителми. Республикада узган елда бер вазыйфаи зат белешмә бирмәгән очрак булды, ул ышанычны югалту сәбәпле эштән азат ителде.
Агымдагы елда чыгымнары керемнәреннән шактый арткан вазыйфаи затларны ачыклау һәм аларның кайдан барлыкка килүен тикшерүгә зуррак игътибар биреләчәк. Шуңа күрә өч ел эчендә гаиләнең җыелма кеременнән артып киткән кыйммәтле милекне сатып алган очракта, аны сатып алу өчен акчаның кайдан булуын аңлатырга әзер булырга кирәк. Тәкъдим ителгән мәгълүматлар алга таба да тикшереләчәк, мәсәлән, вазыйфаи зат «туганымнан алдым», дип күрсәтә икән, алга таба бу туганның милек хәле шулай ук тикшереләчәк. Керемнәр турындагы белешмәдә финанс характерындагы йөкләмәләр барысы да күрсәтелгәнме, бу да чагылыш табарга тиеш.
Бу өлкәдә даими аңла-тулар бара, укулар оештырабыз, әмма ел саен әлеге белешмәләрне төзегәндә вазыйфаи затлар тарафыннан кимчелекләр, хокук бозулар ачыкланып тора.
Мәсәлән, район башкарма комитетының бер хез-мәткәренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләрне сайлап өйрәнү барышында керемнәр һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турындагы белешмәләрнең дөрес чагылмавы ачык-ланды. Шулай ук бүлек башлыкларының берсе тарафыннан «керемнәр турындагы белешмәләр» бүлегендә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча алынган керемнәрнең дөрес булмаган суммасы күрсәтелгән. Аның тормыш иптәшенә рәсмиләштерелгән шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен рөхсәт ителгән җир кишәрлеге дә «күчемсез мөлкәт» бүлегендә күрсәтелмәгән булып чыкты.
Район башкарма комитетының икенче бүлек башлыгы үз белешмәсендә өлешле милек хокукындагы рәсмиләштерелгән шәхси торак төзелеше өчен рөхсәт ителгән җир кишәрлеген күрсәтмәгән. Бу җир кишәрлеге иренә һәм балигъ булмаган балаларына төзелгән белешмәләрдә дә чагылмый.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район башкарма комитеты җитәкчесенә күрсәтмә кертелде, аның нәтиҗәләре буенча гаеплеләр дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Мондый төгәлсезлекләр шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм муниципаль хезмәткәрләр биргән белешмәләрдә дә бар. Мәсәлән, муниципаль хезмәткәрнең гаилә башлыгы тарафыннан «Аерым категория затларга Россия Федерациясе территориясеннән читтә урнашкан чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм аларның счетлары (кертемнәре) булуны, акчалар һәм кыйммәтле әйберләр саклауны, чит ил финанс инструментларына ия булуны һәм (яисә) алардан файдалануны тыю турында»гы 79нчы Федераль законны бозу фактлары ачык-ланды, кулында АКШ, Германия, Бөекбритания, Кытайда урнашкан чит ил компанияләренең акцияләре барлыгы ачык-ланды, шулай ук брокерлык счетлары тикшерү вакытында ябылмаган иде.
Моннан тыш, күр-сәтелгән бүлектә иренә карата керемнәре турында белешмәдә кыйммәтле кәгазьләрдән һәм коммерция оешмаларында катнашу өлешләреннән гомуми суммасы 20 774,81 сумлык керем итеп күрсәтелгән, ә салым хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, оешкан кыйммәтле кәгазьләр базарында («Саклык банкы» ГАҖ) әйләнештә булган кыйммәтле кәгазьләр белән операцияләр буенча алынган керем 536 031,15 сум тәшкил иткәне һәм дивидендлар өчен 16 072, 32 сум керем алганы ачыкланды.
Шулай ук хокук бозулар авыл җирлеге башлыкларының дүрт урынбасары белешмә-ләрендә дә ачыкланган.
Бер авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары «керемнәр турында белешмәләр»нең беренче бүлегендәге керемнәр турындагы белешмәдә тормыш иптәшенең күрше районда урнашкан салым агентыннан алынган 185 878,35 сумлык кереме күрсәтмәгән булып чыкты.
Тагын бер авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары «керемнәр турындагы белешмәләр»нең беренче бүлегендә иренә туры килгән керемнәр турындагы белешмәдә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча алынган 6 312,55 сум керем итеп күрсәтмәгән. Шулай ук тормыш иптәшенең «милек турында белешмәләр» өченче бүлегенең 3.1 бүлекчәсендә рәсмиләштерелән җир ки-шәрлекләре күрсәтелмәгән, болар авыл хуҗалыгы алып бару өчен милек хокукында 1,75 гектар һәм 3,5 гектар җир кишәрлекләре икәне ачыкланды.
Авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенең тагын бер урынбасары тарафыннан «керемнәр турында белешмәләр»нең беренче бүлегендә иренең керемнәр турындагы белешмәсендә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча алынган 8 223,47 сум кереме күрсәтмәгән.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарының тормыш иптәшенә рәсми-ләштергән Казан шәһәрендә 61,5 кв. м мәйданлы фатир күрсәтелмәгән булып чыкты. Моннан тыш, ике салым агентыннан алынган керемнәр күрсәтелмәгән.
Бу тикшерү нәтиҗәләре буенча Балтач район башлыгы адресына коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарны бозуларны бетерү турында күрсәтмә кертелде, ул тиешле срокларда каралды һәм дүрт вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Эшкә алуларда мәнфә-гатьләр конфликты булдырган фактлар ачыкланып тора. Мәсәлән, җирлек башлыгы үзенең туганын эшкә алуы ачыкланды, әмма бу очракта мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу турындагы закон таләпләре үтәлмәгән. Җирлек башлыгы тарафыннан мәнфәгатьләр конфликтын булдырмау һәм җайга салу максатларында тиешле комиссиягә хәбәрнамә җибәрелмәгән.
Район прокуратурасы тәкъдимен карау нәти-җәләре буенча вазыйфаи зат кисәтү рәвешендә дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Мәнфәгатьләр конфликты турында сүз алып барганда, дәүләт һәм муниципаль милекне шәхси максатларда файдалану очраклары турында искә төшерергә кирәк. Хезмәт урыныннан бирелгән машиналарны, атап әйткәндә, аларны ял көннәрендә куллануга аерым игътибар биреләчәк. Белгәнегезчә, юл камералары барлык хәрәкәтләрне теркәп бара һәм әлеге автомашинаның кайчан һәм кайда узганын ачыкларга бик җиңел. Шуңа күрә аларны ял көннәрендә куллану чикләнгән, бары хезмәт максатларында кулланырга тиешлеген истән чыгармаска кирәк.
Мәсәлән, 2024 елда рес-публикада тикшерелгән Роспотребнадзор оеш-маларының кайбер җитәкчеләре елына 30 көн ял көннәрендә хезмәт машиналарын файдаланганнар һәм аны тиешле максатларда файдаланганын раслый алмаганнар. Гаеп-ле җитәкчеләр РФ КоАП 19.1 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылган.
Гомумиләштереп әйт-кәндә, дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне, шул исәптән җир ресурсларын файдалану, сату аларны читләтеп түгел, ә законда билгеләнгән кысаларда башкарылырга тиеш. Аукционнар, конкурслар, башка процедуралар каралган урыннарда боларның барысы да үтәлергә тиеш.
Элеккеге дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне эшкә алу буенча да закон таләпләре катгый. Коррупцион хокук бозулар буенча җаваплылыкка 6 ел дәвамында тартырга мөмкин, ягъни быел вазифаи затны 2019 елда кылынган хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тарту мөмкинлеге бар икәнен истән чыгармаска кирәк.
Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 290 һәм 291, 291.1 маддәләрендә каралган ришвәт алу, ришвәт бирү, ришвәтчелектә арадашчылык итү очраклары иң авыр җинаять законнарын бозу булып санала. Бу барыннан да элек ришвәтчелекне булдырмауга юнәлдерелгән, каралган җәзалар катгый, алар шундый булырга тиеш тә. Иректән мәхрүм итүдән тыш, биредә ришвәт суммасына тапкырланган штрафлар – 50, 60, кайбер очракларда 80 тапкырга кадәр арттырып түләтү каралган. Моның белән генә җәза чикләнми, РФ Җинаять кодексының 104.1 маддәсенә игътибар итсәк, Россия Федерациясе иминлегенә каршы юнәлдерелгән эшчәнлектән тупланган милекне конфискацияләү дә кулланыла.
Закон катгый, әмма ул үтәлергә тиеш. Балтач районы прокуратурасы коррупциягә каршы көрәшне тиешле кануннар таләп иткәнчә киләчәктә дә алып барачак.
Бу юнәлештә нинди дә булса закон бозу очраклары булса, 2-62-44 телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.
Илдар Гайнуллин,
Балтач районы прокуроры, өлкән юстиция советнигы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев