Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Балтачта ришвәтчелеккә каршы көрәш чараларын барладылар (+фоторепортаж)

29 ноябрь көнне Балтач муниципаль районының Коррупциягә каршы көрәшү эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.

Әлеге утырыш район башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә узды. Утырышта «Хокук саклау органнарының 2016 елда коррупциягә каршы көрәш буенча эш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары турында» район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов чыгыш ясады. Ул районда коррупциягә каршы көрәш буенча башкарылган тикшерүләрнең нәтиҗәләре һәм җинаять җаваплылыгына тартылган затлар белән таныштырып үтте.
«Муниципаль бюджет учреждениеләрендә коррупцион хокук бозулар турында сүз РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Арча районара тикшерү бүлеге хезмәткәре Ислам Әхмәтшинга бирелде.
«Балтач муниципаль районының җирле үзидарә органннарында, муниципаль бюджет учреждениеләрендә бюджет акчаларының рациональ һәм максатчан тотылышын, финанс-хуҗалык эшчәнлеген тикшерү буенча эчке муниципаль финанс контрольнең эшчәнлеге турында" район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов чыгыш ясады.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин тарафыннан, районыбызда коррупциягә каршы сәясәтне тагын да үтемле итү максатыннан, Балтач район прокуратурасына, район эчке эшләр бүлегенә, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә бу юнәлештә эшчәнлекне активлаштырырга, коррупцияне барлыкка китерә торган сәбәпләрне бетерү һәм аның чагылышына ярдәм итә торган шартларга каршы көрәшне ныгытырга, утырышта яңгыраган барлык фикер-тәкъдимнәрне алдагы эш барышында исәпкә алырга дигән бурыч куелды.

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250