Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Ришвәтнең уртача күләме арткан

2024 елда Татарстанда коррупция юнәлешендәге 972 җинаять, дәүләт хакимияте һәм хезмәт мәнфәгатьләренә каршы 491 җинаять ачыкланган, ришвәтчелекнең 435 факты, ришвәт алуның – 173 һәм ришвәт бирүнең 193 факты билгеләнгән.

Татарстанда бер ел эчендә ришвәтнең уртача күләме арткан. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе башлыгы Рафаэль Усманов 2024 елда коррупциягә каршы башкарылган эш нәтиҗәләренә багышлап «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Ведомство вәкиле сүзләренчә, 2024 елда Татарстанда коррупция юнәлешендәге 972 җинаять, дәүләт хакимияте һәм хезмәт мәнфәгатьләренә каршы 491 җинаять ачыкланган, ришвәтчелекнең 435 факты, ришвәт алуның – 173 һәм ришвәт бирүнең 193 факты билгеләнгән.

«Быел аеруча зур күләмдәге ришвәтләр артты. Ришвәтнең уртача күләме дә артты, хәзер ул 377 мең сум тәшкил итә, узган ел 263 мең сум иде», - дип хәбәр итте идарә башлыгы.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция

erid: 2Vtzqv1AZW9