Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Балтач үзәк китапханәсендә гимназия укучылары эшлекле уенда катнашкан (фото)

Катнашучыларга коррупция төрләре буенча берничә ситуация тәкъдим ителде.

Үзәк китапханәнең уку залында Балтач гимназиясенең 9 сыйныф укучылары өчен Балтач районы прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Миңнехаевна катнашында коррупция темасына багышланган «Город без коррупции» дип аталган эшлекле уен узды.

Беренче «Теоретик» этапта коррупциягә бәйле сүзләргә аукцион үткәрелде: укучылар коррупциянең төрләренә билгеләмәләр таптылар, бу тискәре күренешнең сәбәпләрен ачыкладылар, синквейннар төзеделәр. Алга таба катнашучыларга коррупция төрләре буенча берничә ситуация тәкъдим ителде.

Ахырда Гөлнара Миңнехаевна закон вәкиле буларак чыгыш ясап, ситуациядэ катнашучыларның гамәлләренэ комментарийлар бирде.

erid: 2Vtzqv1AZW9

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2Vtzqv1AZW9