Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

“Хезмәт”ебез коррупциягә каршы көрәшеп, дипломлы булды (+фоторепортаж)

Кичә Казан Кремлендә коррупциягә каршы юнәлештәге бәйге җиңүчеләрен - иң яхшы мәктәп укучыларын, журналистлар һәм коррупциягә каршы эшчәнлек өлкәсендә экспертлар бүләкләделәр.

Тантаналы чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде. Бүләкләү чарасын Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров ачып җибәрде.

Бәйге Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Юстиция министрлыгы, республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, шулай ук "Татмедиа" матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр республика агентлыгы ярдәме белән оештырылган. Бу ведомстволар җитәкчеләре бәйге җиңүчеләренә рәхмәт хатларын һәм акчалата бүләк тапшырды.

Бәйгегә 800дән артык эш һәм 200дән артык журналист материаллары тәкъдим ителгән булган. Иң куанычлысы шул, әлеге бәйге Балтач районына да зур җиңүләр алып килде. Гимназиянең 5а сыйныфы укучысы Мәликә Кәлимуллина (җитәкчесе Лариса Максумова) Рәхмәт хаты һәм "Хезмәт" газетасы редакциясе "Басма материаллар циклы" номинациясендә дипломга ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250