Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Хәлләр булды Ришвәттә

Стеклышкинны шәһәрнең намуслы кешеләре яклап чыккан

2121 елның сентябре җитте. Мин хәзер бишенче сыйныф укучысы, моңа бик шатмын. Үземне зур кешедәй күрәм. Укырга бик яратам. Быел яңа фәннәр дә күп керә: космотуризм, необиология, айфоннар һәм смартфоннар тарихы. Миңа бик тә егерме беренче гасыр әдәбияты ошый. Менә бүген безгә «Эшләр булды Ришвәттә» дигән рус халык әкиятен укырга куштылар. Аның халык әкияте булуы гына сәер тоелды.

Бер дәүләттә, бер патшалыкта булган ди бер шәһәр. Аны Ришвәт дип атаганнар. Бу шәһәрдә нибары өч кенә урам икән. Шуның берсендә ришвәт бирүчеләр яшәгән, икенчесендә ришвәт алучылар, өченчесендә гади кешеләр гомер иткән. Ришвәт бирүчеләр-алучылар яшертен генә бер-берсен күрәлмаганнар, гәрчә үзара ясалма рәвештә елмаеп сөйләшсәләр дә, исәнләшсәләр дә. Ә намуслы кешеләр гади өйләрдә яшәгәннәр, хезмәт иткәннәр, укыганнар, балалар тәрбияләгәннәр. Алар гаделлек һәм намус турында хылланганнар. Тик бу шәһәрдә намус дигән төшенчәләр булмаган.

Ришвәт алучылардан иң бай гаилә булып Коррупцовлар саналган. Миңааз исемле өлкән абыйлары шәһәр мэры икән. Ул шәһәрдә бөтенләй диярлек тә күренми, я Мальдива утрауларында ял итә, я Канар утрауларына китә. Һәм бик нык арый, чөнки бер кочак кәгазьгә кул куярга кирәк. Аның теләге буенча шәһәрдә бөтен нәрсә дә сатылган һәм сатып алынган. Ягулык салу станцияләре, кибетләр, мәктәпләр... Хәтта урманнар һәм елгалар. Коендыңмы – түлә, гөмбә җыйдыңмы – түлә.

Уртанчы абыйлары Тагынбир полицейский икән. Ул юлда басып торганда аның яныннан берәү дә тыныч кына уза алмаган, аңа я машина тәгәрмәче ошамаган, я машина салонындагы температурага бәйләнгән, я машинаның төсе күңеленә хуш килми икән. Кешеләр аның акча һәм ул акчаны да бик күп итеп көткәнлеген белгәннәр, тиз генә акча биргәннәр дә киткәннәр. Шәһәрдә иң затлы өй Тагынбирнеке булган.

Иң төпчек малайлары Акчасөй Ришвәт шәһәренең баш табибы була, аны урман хуҗалыгында укыган, табиблыкка дипломны каяндыр сатып кына алган диләр. Ул барлык чирләрне дә акбур белән дәвалый икән, тамак бакасы чыкса – зәңгәр акбур, йөткергәннән яшеле... Машина йөртү таныклыгы алу өчен машинаңны сатасың, армиягә барасың килмәсә, өеңне сатасың... Барысы да гап-гади.

Әлеге хәлләр сайлауларда Иван Стеклышкин җиңгәнчегә кадәр шулай дәвам иткән. Иван Стеклышкин – зирәк һәм гадел кеше. Аның намусы пыяладай чиста, ришвәт бирмәгән дә, алмаган да. Ул коррупциягә һәм ришвәтчелеккә каршы закон игълан иткән, ришвәт бирүчеләргә һәм алучыларга җәза бирә башлаган. Тегеләре, әлбәттә инде, баш күтәргәннәр, яңа җитәкчене алып атасылары килгән, тик берни дә эшли алмаганнар. Стеклышкинны шәһәрнең намуслы кешеләре яклап чыккан. Шуннан бирле шәһәрдә гаделлек һәм тәртип хөкем сөрә.

Шулай итеп, әкият тә тәмам. Бу әкиятне укыдым да, уйга калдым. Менә ни өчен халык әкияте икән ул?! Автор курыккан, коррупция турында әкият язган да, исемен куймаган. Шулай итеп бу әкият безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Әйе, бу әкият, әмма һәрбер әкияттә дә хаклык бар. 100 ел элек кешеләр шулай намуссыз яшәдеме икән, бер-берсен алдап, бер-берсен сатып алып, Коррупцов кебекләргә түзеп... Әле ярый ришвәтчелекнең ни икәнлеген дә белмәгән, исемен дә ишетмәгән, барлык мәсьәләләрне дә гаделлек белән чишеп була торган илдә яшибез, мәктәптә белем алабыз, безне яхшы табиблар дәвалый, беркемгә дә ришвәт бирәсе юк. Ничек әйбәт! Эх, һәрвакыт шулай булса икән ул...

 

Самат Мәхмүтов,

Балтач урта мәктәбенең 5 в сыйныфы укучысы.

Зөлфия Шакирова тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев