Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Коррупциягә каршы торучанлык көчәйтелә (фото)

Коррупциягә каршы торуның 2016-2017 елларга каралган Милли планына нигезләнеп, бүген башкалабыз Казанда коррупциягә каршы торуның мөһим мәсьәләләре буенча фәнни-гамәли конференция оештырылды.

Конференция эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм чыгыш ясады. Шулай ук РФ Президенты хакимияте, РФ Дәүләт думасы, федераль дәүләт органнары, РФ субъектлары дәүләт органнарының коррупциягә каршы торуга турыдан-туры катнашы булган вәкилләре белән берлектә узган әлеге утырышта Идел буе округында коррупция очракларының кимүгә таба баруы турында әйтелде. Татарстанда, мәсәлән, балалар бакчаларына, ЗАГСка чиратка язылуларның электрон тәртиптә башкарылуы, айлык түләүләрне чират тормый, электрон рәвештә түләү, шулай ук "Халык контроле" дигән мәгълүмати системаның эзлекле эшләп килүе уңай йогынты ясады. Әлеге конференция ноябрь азагында Мәскәүдә үтәчәк зур семинар-киңәшмәгә хәзерлек уңаеннан да үтте, шулай ук биредә декабрь аенда узачак Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне дә искәртелде. Фәнни-гамәли конференция Балтач район советының утырышлар залында да видеоконференция режимында барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250