Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Күршеӊдә кем яши (фото)

Безне «күрше хакы, Алла хакы», дип балачактан тәрбияләделәр. Авылда якын туганнардан кала, күршедән дә сине яхшы белгән, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы кеше юк иде.

Элегрәк, печән-салам кайтса да, зуррак эш башкарылса да, бу эшләр күршедән башка булмады. Башка кайгы-хәсрәт килгәндә дә, иӊ элек сыенучы, аны уртаклашучы кеше күрше иде. Әмма хәзерге вакытта бу тормыш кыйммәтләре, ничектер тоныкланды бугай. Күршеләрдән хөсетләнеп, кара көнчелек белән көнләшү, кирәксә-кирәкмәсә алар турында төрле сүзләр ирештерү кебек гамәлләр үзенекен эшли, хәзер без күршеләр белән йөрешергә, аралашырга омтылмыйбыз да. Кызганыч, бу килеп чыккан хәл, соӊгы вакытта күрше дәүләтләрдә, илебездә кешелек кыйммәтләрен санга сукмыйча төрле үтереш, терроризм галәмәтләре турында ишетеп торганда, безгә уӊай тәэсир итми.
Хәзер инде авылларда да, күршедә кем кайтып торганнын, ниниди кунаклар булганын белмибез. Бу кызыксыну бүгенге көндә гәйбәт сөйләр өчен түгел, нәкъ менә безнеӊ куркынычсызлыгыбызны тәэмин итү өчен кирәген аӊларга вакыт. Әллә кайдан мисал эзләп йөрисе юк, үзебезнеӊ районда еракта урнашкан авылга хәтәр җинаятьчеләр өй сатып алып урнашканнар иде бит. Билгесез кешеләрнеӊ авылларга кайтып яшәүләре бүген дә очрап тора икән. Районныӊ террорга каршы көрәш комиссиясе утыршында мондый мисаллар китерелде. Димәк, уяулыкны югалтырга ярамый.

Балаларныӊ мәктәпкә бару вакытлары җитә. Уку-тәрбия йортларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча башкарылган эшләр дә каралды бу житди утырышта. Күп эшнеӊ акчага килеп терәлүен аӊласак та, кайбер нәрсәләрнеӊ аӊа бәйле булмаганнарын да танырга кирәк. Бәйрәм вакытларында, урыннарда һәр нәрсәгә сак карау сорала. 2004 елныӊ 1 сентябрь көнендә Беслан шәһәрендә мәктәпне террористлар басып алуы күпме кеше югалтуларына китерүен онытмаска иде.

Алда сайлаулар үткәрү кебек әһәмиятле политик вакыйга тора. Сайлау участокларында куркынычсызлыкны булдыру мәсьәләләре буенча фикер алышу, зур сөйләшү булды, аны үтәү буенча конкрет карарлар да кабул ителде. Карарлар кабул ителсә дә, аныӊ үтәлеше һәркемнән торганын онытмыйча, үз өстебездә булган җаваплылыкны аӊлап эш йөртсәк иде.
erid: 2Vtzqv1AZW9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqv1AZW9