Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Мәдәнияттә ришвәтчелек була аламы?...

Бу турыда Балтач район башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Илназ Петров белән әңгәмә

— Ильназ Ильич, сезнең ведомство буйсынуындагы учреж-дениеләрдә коррупция күренешләрен киметү (минимальләштерү) өчен нинди чаралар күрелә?

— Район башкарма комитетының мәдәният бүлеге 45 мәдәният учагын берләштергән Балтач үзәкләштерелгән авыл клублары челтәрен, 34 китапханәне берлштергән Балтач авылара үзәк китапханәсен, Муса Җәлил һәм Себер тракты музеен, Мирхәйдәр Фәйзи музей-утарын филиал итеп үз эченә алган Халыклар дуслыгы музеен, Балалар сәнгать мәктәбен, Балтач кино челтәрен берләштерә. Бәгенге көндә барлык мәдәният учреждениеләрендә 170 белгеч эшли.

Без — мәдәният хезмәт-кәрләре иҗат, сәнгать белән шөгыльләнеп халыкның ялын оештыручылар. Әмма шул ук вакытта мәдәният хезмәткәрләре катнашында узган җыелышларда, семинарларда, эшлекле очрашуларда хокук саклау органнары тарафыннан һәрдаим кисәтүләр, методик ярдәм күрсәтүләрне дә оештырабыз.

Моннан тыш, мәдәният бүлегендә мәнфә-гатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия төзелде. Коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы затлар расланды. Алар даими рәвештә мәнфәгатьләр конфликтын һәм җаваплылык чараларын хәбәр итү һәм җайга салу кирәклеге турында профилактик эш алып баралар. Һәрбер җитәкче эштә үз мәнфәгатьләрен өстен куеп эшләгән очракта ышанычны югалту буенча эштән китүгә нигез булып торачагы турында кисәтелгән. 2024 нче елда комиссия тарафыннан бер утырыш булды һәм бер уведомление каралды. Шулай ук, учреждение җитәкчеләре һәр ел саен үзләренең һәм гаилә вәкилләренең керемнәре турында мәгълүмат бирәләр. Алар тулы бирмәгән очракта яисә ялган мәгълүмат бирелсә дисциплинар җаваплылыкка тартылу яки эштән азат ителү каралган.

— Ильназ Ильич, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә эшчәнлеген үстерүдә кирәкле инвентарь, товарлар сатып алулар ничек оештырылган, милек буенча нинди контроль бара?

— Мәдәният учакларына кирәк-яракларны сатып алу мәдәният бүлегендә генә түгел, ә район башкарма комитеты җитәкчесе контролендә. Һәр алынасы товар сату биржасы аша уза. Анда товарның исеме, хакы куела. Әлеге мәйданга кергән сатучы, русча әйтсәк, поставщик, үз хакын тәкъдим итеп ота ала. Товар өчен акча Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Казначылык департаменты аша шул сатучыга күчерелә. Алынган барлык товар учреждениеның балансына куела.

Ел саен учреждение җитәкчеләре баш хисапчы белән берлектә баланста булган әйберләргә инвентаризация уздырыла. 

Һәр ел башында барлык мәдәният учакларына финанс бүлеге тарафыннан бюджеттан тыш акча туплау планы җиткерелә. Шуның нигезендә мәдә-ният хезмәткәрләре түләүле концерт, дискотека, төрле тематик чаралар үткәреп, аренда, ксерокопирование, кичке түләүле абониментлардан, рефератлар язып һәм башка эшләр башкарып планны үтәргә тырышалар. Әлеге түләүле хезмәт район башкарма комитеты җитәкчесенең Карары нигезендә башкарыла.

Хәзерге вакытта финанс мәсьәләсе көннән-көн җитдиләнә бара. Мәдәни чаралар өчен акча җитәрлек каралмый. Конкурсларда, концерт, театрларда катнашучы үзешчәннәребезне Рәхмәт хатлары, грамота-дипломнар белән бүләкләү гадәткә кереп бара. Бүгенге көндә барлык мәдәният учаклары түләүле хезмәтләргә аеруча зур игътибар бирә — заман шуны таләп итә. Аренда алу исәбе белән сәүдә нокталарын да кабул итәбез. Бу килешү нигезендә эшләнелә һәм аренда акчасы вакытында тапшырыла. Мәдәният учакларында төрле оешмаларның филиаллары эшли һәм шулай ук аларда килешү нигезендә аренда түләп баралар.

— Илназ Ильич, авылда мәдәният хезмәткәрләре аз, бер учреждениедә эшләүче туганнары белән эш оештыру тәртибе ничек куелган?

— Әйе, бүгенге көндә мәдәният учакларына хезмәткәрләр җитеп бетми, Хезмәт хаклары начар булмаса да, клубка эшкә теләп керүчеләр юк. Авыл клубларында бер хезмәткәр эшләсә, авыл мәдәният йортында ике хезмәткәр — директор һәм сәнгать җитәкчесе. Бүгенге көндә берничә авыл мәдәният йортында бер гаиләдән ике кеше эшләүчеләр бар. Андый очракта учреждение җитәкчесе мәдәният бүлеге җитәкчесенә уведомление бирә һәм элеге уведомление район башлыгының кор-рупциягә каршы эшләр буенча ярдәмчесе катнашында комиссиядә өйрәнеп анализлана. Әлеге уведомлениелар комиссия тарафыннан карала һәм алардан чыккан нәтиҗә (эшләргә ярый яисә ярамый) нигезендә эшләү рөхсәт ителә. Мәдәният өлкәсендә туганнар бергә эшләгән очракта аларның эшчәнлеген шулай ук бәяләү (эшкә вакытында киләләрме, алга куелган бурычларны тиешенчә башкаралармы) комиссия карары белән җирлек башлыкларына да йөкләнә. Һәр ай саен авыл җирлеге башлыгы авыл мәдәният йорты хезмәткәренең эш вакытын исәпкә алу табелен раслый.

— Ә гомумән, мәдәният учреждениеләрендә коррупция фактлары турында халыктан мөрәҗәгатьләр киләме?

— Әлегә халыктан учреждениеләрдә коррупция фактлары турында мөрәҗәгатьләр булмады. 2023 елда һәм 2024 елның 9 аенда гражданнарның коррупция яки коррупция күренешләре фактлары турындагы мөрәҗәгатьләре мәдәният бүлегенә кермәде. Ләкин әгәр сездә вазыйфаи затның гамәлләренең законлы һәм тискәре карашта булмавына шик бар икән, ышаныч телефоны 8(84368)2-45-46 аша, шул исәптән аноним рәвештә, мөрәҗәгать итәргә яки түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать язарга мөмкин: ш. т. п. Балтач, Ленин урамы, 42 йорт.

Мәдәният бүлегендә һәр квартал саен эчке финанс контроле уздырыла. Барлык учреждениеләрдә коррупциягә каршы пропагандалаучы информацион стендлар эшләнеп куелган. Чаралар алдыннан видеоязмалар, ролик-лар күрсәтелә. Шулай ук берничә ел дәвамында мәдәният бүлеге тарафыннан әлеге темага видеороликлар бәйгесе оештырылды.

— Сезнең теләкләр?

— Шуны да онытмаска кирәк: илебез бай булганда гына киләчәк тормышыбыз имин булачак. Моның өчен көчле икътисад, мәдәниятның үсеше таләп ителә. Илдә ришватчелек хөкем сөрә икән, тоннельның икенче ягында яктылык тиз генә күренмәскә мөмкин. «Өметсез — шайтан», диләр. Әмма без өметләнеп яшик. Кеше бәхетен үзе ясый. Бу намуслы, тырыш хезмәт, гаделлек, үзара ихтирам; алдашу, ялган сыйфатларны тормышыбыздан сызып атыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев