Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Мәгариф һәм ришвәтчелек: куркыныч янәшәлек

Райондагы мәгариф оешмаларында балалар белән профилактик чаралар оештыру буенча да киңкырлы эшчәнлек алып барыла.

Район мәгариф өлкәсендә ришвәтчелеккә урын бармы, бу ике юнәлеш бергә яши аламы, коррупциягә каршы көрәш буенча нинди эшчәнлек алып барыла — болар хакында район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Ренат Камил улы сөйләде:

Мәгариф бүлегендә оештырылган коррупциягә каршы көрәш буенча эш мәгариф бүлеге эшчәнлегендә коррупция-чел хәвеф-хәтәрләрне бетерүгә, гражданнарның мәгариф учреждениеләре эшчәнлегенә ышанычын ныгытуга, җитәк-челәр һәм педагогик хезмәткәрләрнең вазыйфаи бурычларын намус белән үтәү өчен шартлар булдыруга, явыз ниятләрдән баш тартуга, коррупциягә каршы гамәлләргә түзеп тормаслык мөнәсәбәтләр формалаштыруга, коррупцион хокук бозуларны ачыклауга һәм булдырмауга юнәлтелгән«, — ди Ренат Мөхәрләмов. Ренат Камилевич сүзләренә караганда, белем бирү учреждениеләрендә коррупциягә каршы көрәштә һәр хезмәткәрне, шул исәптән яңа эшкә алынучыларны, коррупцион хокук бозулар кылуга тарту максатыннан мөрәҗәгать итү фактлары турында хәбәр итү тәртибе белән таныштыралар. Шулай ук җитәкче хезмәткәрләр тарафыннан аларның вазыйфаи хәле яки аларның хезмәт вазифаларының үтәлеше белән бәйле рәвештә бүләк алу турында хәбәр итәргә кирәклеге җиткерелә. Мәктәп, балалар бакчалары хезмәткәрләренә төрле бәйрәм уңаеннан бүләкләр бирелергә тиеш түгеллеге турында искә төшереп китәм. Әгәр закон бозу очраклары булган очракта 2-41-95 номерлы телефон аша мәгариф идарәсенә хәбәр итә аласыз.

Һәр елны барлык җитәкчеләр үзләренең һәм гаилә әгъзаларына керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматлар тапшыралар. Кызганыч, ел саен укулар оештырсак та, бирелә торган мәгълүматларны тулы бирмәгән очраклар кабатлана. Агымдагы елда да тикшерү вакытында мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренең керем-нәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр дөрес булмаган яисә тулы булмаган белешмәләр бирүдә хокук бозулар ачыкланды. Кемдер банк счетын күрсәтергә оныткан, кемдер тормыш иптәшенең һәм үзенең өстәмә керемнәрен күрсәтмәгән. Бу хокук бозуларга юл куйган барлык җитәкчеләр дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Мәгариф һәм мәк-тәпкәчә белем бирү учреждениеләре персоналын дөрес сайлау зур әһәмияткә ия. Монда коррупция куркынычлары хезмәткәр вазыйфасына кабул ителгән очракта барлыкка килергә мөмкин һәм бу юнәлештә шулай ук җитәкчеләр белән эш алып барыла. Район мәгариф учреждениеләре җитәкчеләреннән килгән мәнфәгатьләр конфликты килеп чыгу ихтималы турындагы мөрәҗәгатьләр карала. Комиссия утырышларында тапшырылган хәбәрнамәләр җентекләп карала. Һәр очрак буенча беркетмәләр төзелә. Иҗтимагый оешмалар әгъзаларыннан торган мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча район комиссиясенә 2023 һәм 2024 нче елның 9 аенда җитәкчеләрдән һәм хезмәткәрләрдән 18 мөрәҗәгать җибәрелгән: 10 сы директорлардан һәм мөдирләрдән, башка түләүле эш башкару турында һәм 8 директордан якын туганнарын эшкә алу турында. Алынган персоналның куелган бурычларын төгәл башкаруын контрольләү мәгариф идарәсе хезмәткәрләренә йөкләнде.

Коррупцион хокук бозуларны киметүгә ясле-бакчаларга электрон чират булдыру да уңай йогынты ясады. Район буенча мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә бала урнаштыру буенча чиратлар юк. Баланы бакчага бирү турында гаризаны мәгариф идарәсенә килмичә дә Дәүләт хезмәте күрсәтү порталы аша бирергә була.

Имтиханнар алу чорларында коррупцион куркынычны киметү буенча тиешле эш алып барыла. БДИ формасында дәүләт йомгаклау аттестациясе үткәрү кысаларында, 11 сыйныф укучыларының бердәм дәүләт имтиханын үткәрү пунктына чыгарылыш сыйныф укучыларының якын туганнары кертелми, пунктта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан аккредитацияләнгән җәмәгать күзәтүчеләре эшли, һәр аудиториядә онлайн режимда видеокүзәтү алып барыла, бу, үз чиратында, имтихан үткәрү пунктында оештыручылар һәм белгечләр тарафыннан чит ярдәм күрсәтү мөмкинлеген юкка чыгара. Имтихан эшләрен тикшерү Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән расланган экспертлар ярдәмендә республика үзәгендә башкарыла. Эшләрнең тест өлеше объектив компьютер тикшерүе уза, ә киңәйтелгән өлеше-нең җаваплары башка ике эксперт тарафыннан карала.

Райондагы мәгариф оешмаларында балалар белән профилактик чаралар оештыру буенча да киңкырлы эшчәнлек алып барыла.

Мәктәптә коррупциягә каршы тәрбия бирүнең төп бурычы — коррупциягә каршы аңлы караш булдыру; укучыларга әхлак нигезләрен, гражданлык позициясен өйрәтү; кор-рупциягә каршы көрәшнең әһәмиятен аңлату.
Мәгариф идарәсендә коррупциягә каршы тору буенча эш планы эшләнгән һәм расланган. Анда тәрбия эшенең төрле формалары һәм методлары чагылдырылган, календарь-тематик планлаштыруда шулай ук коррупциягә каршы юнәлештәге темалар каралган. Бу мәсьәлә район мзктәпләрендә ата-аналар җыелышларында даими карала.

Ел башында сайтта мәгариф өлкәсендә коррупциягә каршы тору буенча планлаштырылган эш турында мәгълүмат урнаштырыла. Шулай ук хокук саклау органнары хезмәткәрләренең педагоглар алдында коррупцион хокук бозуларын кисәтү мәсьәләләре буенча чыгышлары оештырыла.

Кварталга бер тапкыр даими рәвештә коррупцион хокук бозулар мониторингы үткәрелә. Ел ахырында ата-аналар җәмәгатьчелегенә ирек-ле иганә сыйфатында кергән акчаларны тоту турында мәгълүмат бирелә.
Хокукый белемнәр атналыгы кысаларында 1-9 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгатьләре үткәрелә, эшлекле сөйләшүләр оештырыла, 8-9 сыйныф укучылары өчен «Коррупциягә юк» темаларына, Бала хокуклары турында Конвенциягә багышлап сөйләшүләр уза. Коррупциягә каршы юнәлешле республи-какүләм «Коррупциягә ЮК! дип әйтик» укучы-ларның иҗади эшләре (иншалар-эссе) конкурсы, «Бел һәм юл куйма» иҗади эшләр конкурсларында районыбыз укучылары актив катнаша. Декабрь аенда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә түгәрәк өстәлләр, балалар рәсемнәре, проектлар конкурслары үткәрелә. 

Коррупциягә каршы юнәлешле иҗади эшләр Республика конкурсының плакатлар, рәсем, видеороликлар, иншалар-эссе номинацияләрендә муниципаль этабына йомгак ясалып, җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев