Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Намус – дус, калганы дошман

Хезмәт хаклары яхшы булсын...

Җәмгыять дәресе бара. Укытучы дәрестә ришвәтчелек темасын аңлата. Барыбыз да кызыксынып укытучы сөйләгәнен тыңлыйбыз.

Дәрес беткәч тә, әлеге тема турында мин озак уйлап йөрдем. Кечкенәдән әти-әниләр, укытучылар гадел, намуслы, ярдәмчел бул, кеше әйберсенә тимә, дип үстерделәр. Ә кайдан килә соң ул кешеләргә тискәре гадәтләр... Әлеге сорау миндә кызыксыну уятты. Аның турында күбрәк белергә теләдем. Ришвәт... Каян килеп чыккан сүз бу? Бик куркыныч мәгънәне үзенә сыйдыра түгелме соң бу? Ришвәтчелек кайчан, ничек барлыкка килде соң? Бу сорауларга жавап бирү кыен булыр, минемчә. Коррупция – ул бөтен дөньяга таралган, кешене алдалау, акча төртү юлы белән эшләнелә торган ришвәтчелек.

Бүген «коррупция» сүзе – иң еш яңгыраган сүзләрнең берсе. Вакытлы матбугат битләрендә, телевизорда бу сүз бик күп кулланыла. Кечкенә мәктәп баласы да бүген бу сүзнең мәгънәсен аңлый.

Коррупция проблемасы һәм ришвәт сүзе һәр җирдә очрый. Бүген бездә һәр нәрсәне сатып алып һәм сатып була: мәктәп билгесеннән алып, Дәүләт Думасындагы законнарга кадәр. Мин 9 нчы сыйныфта гына укысам да, үз илем, үз телем өчен борчылып яшим. Чөнки илдә җинаятьчеләр бик күп, кеше хокуклары бозыла, законнар тиешенчә үтәлми. Гаделсезлекләр белән һәр көн очрашырга мөмкин. Балалар бакчаларына урнашу өчен кемнеңдер ярдәме кирәк, укырга керү өчен акча кирәк, сәламәтлегеңне тиешенчә ныгыту өчен акча кирәк. Югыйсә, без бушлай белем алырга һәм дәваланырга хокуклы.

Чыннан да, бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе нидә соң?! Иманын, намусын югалткан кешеләр рәхәтрәк яшәмиме икән? Аларны бер ни дә борчымый түгелме соң? Ә киләчәк кем кулына калыр? Талап җыелган рәнҗешле - күз яшьле байлыкка кызыгып намус, вөждан сату да берни түгел... Кем гаепле?

Без кемне гаепли алабыз. Беренче чиратта, без ришвәт алучыны гаеплибез. Әлбәттә, берсүзсез, ул гаепле. Ә бит таякның икенче башы да бар. Ришвәт бирүчедә дә гаеп юкмыни? Бар! Кеше һәрвакыт яшәү өчен җиңелрәк юл эзли. Үзенең туган проблемаларын тиз генә чишәсе килә. Бу вакытта аңа гаделлек, намуслылык төшенчәләре башына да килми. Кая ул? Аңа бар кешегә караганда да күбрәк, тизрәк кирәк. Кемгәдер акча сузып, кемгәдер кыйммәтле бүләкләр тәкъдим итеп югарыга үрмәли. Менә бит, ришвәт нинди көчле нәрсә булып чыга. Законнарны, яшәү кануннарын җимереп, законсызлыкка, җинаятькә юл ача.

Мин законнар чыгаручы абый-апаларга мөрәҗәгать итәсем килә. Законнарны һәр кешенең үтәвен сез генә тәэмин итә аласыз. Әгәр һәр кеше законнарны тиешенчә үтәсә, безнең илдә ришвәт тә, коррупция дә булмаячак, илебез дә чәчәк атачак, бәхетле кешеләрнең дә саны артачак.

21нче гасыр кешеләре арасында байлыктан рәхәтлек табып, акчаларын кая куярга белми яшәүчеләр бар. Хәзерге дөньяда кешеләр, машина йөртү танык-лыгын да акчага гына алалар, имтихан биреп тә тормыйлар. Аннан сон, шул «тинтәкләр» аркасында юл һәлакәтләре килеп чыга, бик күп кешеләр үләләр. Димәк, коррупция үлемгә дә китерә.

Коррупция белән без кечкенәдән танышып үсәбез. Мәктәптә, өй эшләрен, контроль эшләрне бер тәмле шоколад өчен эшлибез. Бу – ришвәтчелекнең бер этабы.

Кыскасы, коррупция – җәмгыятьне эчтән тарката торган чир. Ләкин мин, җәмгыятьне бу чирдән дәвалап була дип уйлыйм. Чиргә каршы эзлекле көрәшмәсәң, ул аза гына бара. Шуңа күрә коррупциягә каршы көрәшне һәркем иң беренче чиратта, үзеннән башларга тиеш. Ришвәт бирүчеләрне дә, алучыларны да курыкмыйча фаш итәргә, хурлыкка калдырырга кирәк, һәр намуссыз түрәгә тиешенчә җәза бирелсә, комсызлык чире йоккан түрәләргә әзрәк шик керер иде. Ришвәтчелек тамырыннан корысын өчен, дәүләт халкыбыз өчен уңайлы тормыш шартлары тудырырга тиеш. Хезмәт хаклары яхшы булсын, закон алдында һәркем җавап тотсын, гадел судлар өстенлек итсен, сайлаулар гадел булсын. Шул чакта гына чиновникларга ришвәт бирергә кирәк булмаячак. Кыскасы, коррупциягә каршы көрәшне гади кешедән алып дәүләт дәрәҗәсенә кадәр һәм төрле яклап алып барырга кирәк. Халыкка ришвәт алу иң оят әйбер икәнен җиткерергә, балаларга мондый фикерне кече яшьтән үк сеңдерергә кирәк. Намуслы гражданнар булып үссәк кенә ришвәтчелеккә чик куелыр! Ришвәтчелеккә каршы көрәш – һәркемнең намус эше. һәрберебезгә аны безнең җәмгыятебезне җимерү коралы икәнлеген аңласа иде.

 

Гүзәл Мәрданова,

Нөнәгәр урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.

Зөлфия Шакирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев