Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
«Коррупциягә каршы ил белән»

Ришвәткә юл куймабыз

Укытучым миңа “Минем Ватанымның киләчәге – минем кулларда” дип исемләнгән иҗади эшләр бәйгесенең нигезләмәсен күрсәтте дә, катнашып карарга тәкъдим итте. Беразга югалып калдым. Аннан уйлар дөньясына чумдым.

Бервакыт сыйныф җитәкчебез үткәргән “Ришвәт нәрсәгә илтә?” дигән чараны күз алдыма китердем. Сыйныфыбыз белән тренингта яратып катнаштык бит. Сыйныфыбыз егет-кызларыннан әллә нинди фикерләр чыкты ул көнне. Баксаң, барысы да намус төшенчәсен югары куялар икән. Барысының да гадел юл белән укырга керәсе, гадел мөгаллимнәрдән белем аласы, медицина уку йортларына намуслы юл белән кереп, табиб дипломы алган белгечләрдә дәваланасылары килә. Бу темага оештырылган тренингта сыйныфташ егетләр искитәрлек фикерләр әйттеләр. Илебезнең киләчәген күз алдыма китереп сөенеп утырдым. Ришвәтчелеккә каршы көрәш өчен менә дигән егетләр үсә икән бит сыйныфыбызда. 2003 елда 9 декабрь – Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карары нигезендә, Коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителде. Аңа хәзерлек максатында буклетлар әзерләргә җыенабыз. Хокук саклау вәкилләрен чакырып, чара үткәрү дә планыбызда бар. Тарих, җәмгыять белеме, әдәбият дәресләрендә дә намус, әхлак темаларына фикер алышулар үткәрергә яратабыз. Шушындый уйлар өермәсендә өйгә кайтып кердем.

Кайтуга, радиоалгычны ялгадым. Без әнием белән икебез дә “Болгар” радиосын тыңларга яратабыз. Ә анда Илсөя Бәдретдинова җыр суза:

“Ышанам иптәш студентның
Ришвәтсез булуына.
Ышанам бар бәндәләрнең
Гөнаһсыз булуына...”

Кызык булып китте. Баксаң, бу темага берәү дә битараф түгел икән бит. Җырчылар да җырлый, әдипләр дә яза, сәясәтчеләр дә уйлана һәм эшли, укытучылар безнең белән үтемле чаралар үткәрә. Хокук саклау органнары да янып йөри кебек. Әмма илебездә ришвәт гөле инде чәчәккә күмелеп беткән... Тизрәк шул шау чәчәктә утыручы ришвәт гөлен корытасы, шиңдерәсе иде дә бит... Су сибеп, тәрбияләп торучылары бардыр, күрәсең. Шулай аңлашыла. Гәҗит-журналлар көндәлек ришвәт бирүчеләр һәм алучылар турында яза. Телевизор һәм радио хокук бозучылар турында сөйли. Димәк, бөредәге ришвәт гөлләре ачылуын дәвам итә түгелме? Куркыныч булып китә. Юк, юк... Барысы да ачылмас. Тернәкләнеп бетә алмаслар. Җитәкчеләребез дә бу мәсьәләгә зур игътибар бирерләр. Без, яңа буын, ришвәткә юл куймабыз. Матурлыкка ышанасы килә. Илебезнең киләчәген уйлыйм да, ришвәт гөлләренә түгел, намус һәм әхлак гөлләренә күмелеп утырган итеп күз алдына китерәм. Ул гөлләр киләчәктә үзләренең матур чәчәкләре белән сөендерерләр, җимешләрен бирерләр.

Сыйныфташларым арасында укытучы, табиб, хокук тәртибен саклаучы, кибетче һөнәрен сайларга теләүчеләр бар. Мин ышанам: алар барысы да үз эшенең осталары булачаклар. Кешелеккә намус белән хезмәт итәчәкләр. Танышларымнан интервьюлар алдым. Сорауларым менә мондый эчтәлекле иде: “Син кешеләрдә нинди сыйфатларны өстен күрәсең?” “Нәрсә ул ришвәт?” “Нәрсә ул намус?” Ачыкладым. Арабызда күбебез ялагайларны, ике- йөзлеләрне яратмый. Намуслы, гадел, әхлаклы кешеләргә өстенлек бирәләр. Шундыйлар белән дуслашырга телиләр.

Гаделлек, саф күңеллелек дөньябызны матур итәр. Илсөя Бәдретдинова җырындагыча... Мин ышанам... Ышаныч булса, киләчәк тә өметле була.

Лалә Кәримова,
Түнтәр урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.

Баш мөхәррир фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ришвәт