Хезмәт

Балтач районы

16+
Котлыйбыз

15 февраль — Әфганчы-интернационалистлар көне

Совет сугышчыларының Әфган җиреннән чыгарылган көне белән!

Хөрмәтле әфганчы-интернационалистлар! Сезне совет сугышчыларының Әфган җиреннән чыгарылган көне белән чын күңелдән котлыйм. 

Әфган сугышы 1979 елның 24 декабрендә Советлар Союзының Әфганстанга гаскәр кертүе белән башланып китә. Ул 9 ел 1 ай һәм 19 көн — 1989 елның 15 февраленә кадәр дәвам итә.

1989 елдан башлап, 36 ел дәвамында бу көн илебездә Әфганчылар көне буларак билгеләп үтелә. Ул әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. 

Күпме генә гомер үтмәсен, сезнең йөрәкләрдәге авыр тойгыларны, сез күргән газап-борчуларны юып төшерү һич мөмкин түгел. Утлы юллар, хәрбиләрчә чын дуслык, батырларча һәлак булган хезмәттәшләрегез хәсрәте — болар барысы да мәңге онытылмас вакыйгалар.

Берәүнең дә сезнең алга куелган бурычның намус белән үтәлүен онытырга һәм аны каралтырга хакы юк. Ул вакытта алган тән һәм җан яраларыгыз шул мәхшәрле көннәрнең үткәненә бер истәлек кенә булсын. Алар кабаттан яңармасын, сугыш афәте күрмичә, имин дөньяларда тыныч күңел белән яшәргә язсын сезгә. Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык-сөенечләргә бай озын киләчәк телим.

Олы ихтирам белән Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әфганчы-интернационалистлар көне