Балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе хезмәткәрләре Наил Фәйзрахманов һәм Ләйсән Шакирова.
Бала тәрбияләү иң четерекле, иң авыр һәм җаваплы эшләрнең берсе. Әти-әни гаиләдәге, ясле-бакча, мәктәп коллективлары үз төркемнәрендә балалар өчен кайгыртып яшәсә, ә алар бөтен район балалары язмышы өчен ут йота. Әле балаларның да ниндиләре: һәр төрле начар гадәтләргә кереп китәргә әвәс булган авыр тәрбияләнүчеләре аларда даими исәптә тора.
Сүз район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе турында. Быел илдә шушы хезмәт оешуга 79 ел тула. 1980нче елдан башлап, район эчке эшләр бүлегендәге бу мөһим участокны 5 кеше җитәкләгән. Денис Васильев, Юрий Николаев, Фәридә Гарифуллина (мәрхүмә инде, авыр туфрагы җиңел булсын), Фәрит Гарипов җитәкләгән елларда районыбыздагы бу хезмәт республикада гел макталып килгән.
Хәзер дә алдынгылар рәтендә. Бу бүлекне берничә ел инде полиция майоры Наил Фәйзрахманов җитәкли. Аның белән эшләүче кызлар ике Ләйсән - Шакирова һәм Нәҗипова полиция капитаны дәрәҗәсендәге белгечләр. Белемнәре дә җитәрлек, тәҗрибәләре дә бар. Балалар белән генә түгел, күбрәк аларның әти-әниләре белән эшләүгә дә зур игътибар бирәләр.
Бу бүлек инспекторларын аның теләсә кайсы вакытында балалар күп җыелган урыннарда гел очратырга була. Гел эш кенә димәгән. Язгы матур бер көндә 30нчы майда аларның да бәйрәм көне.
Һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлап, эшләрендә һәм гаилә тормышларында уңышлар, сәламәтлек, иминлек һәм бәхет теләп калабыз.
Ял көнеме ул, бәйрәмме, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында аларны эшкә озатып калган ирләре-хатыннарына, балаларына Ходай түземлек бирсен.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев