Хезмәт

Балтач районы

16+
Котлыйбыз

Бәхетне читтән эзләмәде

Рафис Фәрадис улына ныклы сәламәтлек, бәхетле киләчәк насыйп булсын

Табигатьнең иң матур чорында, агачлар чәчәк аткан, басуларда тракторлар гөрелтесе ишетелгән, кошлар сайравы көннән-көн матуррак яңгыраган 10 май көнендә Бөрбаш авылында Рафис Фәрадис улы Солтанов дөньяга аваз сала. Әйе, гади гаиләдә туып-үскән егет була ул, ләкин кечкенәдән хезмәт тәрбиясендә үсү, авылда бетмәс-төкәнмәс эшләрне күңел биреп башкару белән ул эш тәртибенә дә, туган җирнең мөһимлеген аңларга да, авыл халкының кадерен белергә дә өйрәнеп буй җитә. 
Күпләр аны кырыс кеше буларак кабул итә. Чөнки ныклы характерлы, әйткән сүзендә һәрвакыт торучы, коллективны бер йодрык итеп туплаучы хуҗалык рәисе бүгенгене иртәгәгә калдырырга өйрән-мәгән шул. Әлеге асыл сыйфатлар аның канына балачактан ук салынган. Шулар ярдәмендә «Бөрбаш» хуҗалыгын эзлекле үсеш юлына бастырган, икътисади яктан ныклыгын тәэмин иткән Рафис Фәрадис улы Солтанов үзенең 70 яшьлек юбилеен күтәренке рух, канәгатьлек хисе белән каршылый. Чөнки аның гомер юлын бары тик тырыш хезмәтләр генә бизи.


Рафис Фарадисович яшьлегеннән авыл хуҗалыгына тартыла, туган авылы Бөрбашта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Чавал авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Агроном белгечлеге алган егет 1975-1977 елларда Армия сафларында булып кайта, аннан туган совхозында башта бригадир, соңыннан агроном булып эшли башлый. Читтән торып югары белем дә ала. Яшь, энергиясе ташып торган, оештыру сәләте көчле булган белгечнең эшчәнлеген тиз күреп алалар һәм 1988 елны «Бөрбаш» совхозына рәис итеп сайлыйлар. Менә 37 ел инде шул вакытта кулына алган дилбегәне нык тотып алга атлый ул. Билгеле, үз вакытында авырлыклары да, сынаулары да аз булмагандыр. Ләкин ул аларны башын югары тотып, ихтыяр көче белән җиңә барган: яңа максат, бурычлар билгеләгән, хуҗалыкның эшчәнлеген алга җибәрүдә яңадан-яңа алымнар кулланган. 
Иң элек төп игътибар иген-челеккә юнәлтелә. Хуҗалыкның техника паркын тулыландыру, яңарту буенча да ныклы эш алып барылган һәм бу бүгенге көндә дә дәвам итә. Җиң сызганып эшләүнең тәэсире терлекчелек өлкәсенә дә йогынты ясый. Игенчелектән һәм терлекчелектән кергән акчалар бәрабәренә төзелеш эшләре алып барырга да мөмкинлек туган. 


Туган җиребезнең чын патриоты, аңа җаны-тәне белән бирелгән, бөтен белемен, сәләтен, оештыручы осталыгын "Бөрбаш"ны үстерүгә юнәлтүче, күп күрсәткечләр буенча нәтиҗәлелекне арттыра баручы кеше ул Рафис Фәрадис улы. Тормыш иптәше Гөлүсә ханым белән өч кызга гомер бүләк итеп, бүгенге көндә инде алар кадерле әби-бабай да. 70 яшьлек гомер бәйрәменең бусагасына килеп баскач, Рафис Фәрадис улына нәтиҗә ясарлык эшләре дә, алга карап атларга максат-бурычлары да бар. Аларны тормышка ашырыр өчен ныклы сәламәтлек, бәхетле киләчәк насыйп булсын аңа.

Зәлия Фәйзрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев