Балтач бистәсендә яшәүче ФИРДӘВЕС ШӘРИФУЛЛА улы ШӘРИФУЛЛИНга 22 август көнне 60 яшь тула.
Кадерле әтиебез! Күркәм юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз.
Рәхмәт, әти, барысы өчен рәхмәт,
Балаларың өчен өзелеп торасың, -
Көн тудымы, нинди яхшылык
Кылыйм, диеп, план корасың.
Хак Тәгалә бирсен нык тазалык,
Озын гомер, көчле рух, куәт.
Яшә, әти, мәңге-мәңге яшә,
Син бит әле безгә бик кирәк.
Әниебез белән тигезлектә яшәвеңне теләп, балаларың Гүзәл-Марат, Фәнүс-Гөлфия, Алсу, оныкларың Раяз, Руслан, Ләйлә. Шулай ук бу көнне Ульян төбәгендә яшәүче кечкенә ЛӘЙЛӘбезнең дә туган көне, аңа да озын гомер, сәламәтлек, бәхетле киләчәк телибез.
Фото: http://gladness.hut.ru/ocharovatelnye-cvety-v-krasnodare-i-podarki.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев