Фәнис Фоат улы Сабитовны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз
Сосна авылында яшәүче олы җанлы, мәрхәмәтле, ярдәмчел җизнәбез Фәнис Фоат улы Сабитовны чын күңелдән 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Моннан 25 ел элек нәкъ туган көнеңдә апабыз Гөлсәрия белән парлы тормыш юлы башлап, әле дә бер-берегезгә таяныч булып, тормышка гашыйк булып, шатланышып яшәвегез безне сөендерә. Сезгә балаларыгызның игелеген күреп, җан тынычлыгы белән тигез бәрәкәтле тормыш насыйп булсын.
Сезнең тормышыгыз безгә үрнәк,
Йөрәктә сез кичен-иртәсен.
Сезгә насыйп булган бәхет-шатлык,
Яхшы көннәр мәңге бетмәсен.
Ихтирам белән Зиатдиновлар, Сәләхетдиновлар гаиләләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев