Норма авылында яшәүче ГАЛИЯ ГАРИФ кызы ЗАКИРОВАның 20 августта туган көне.
Кадерле апабыз! Сине туган көнең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа хәерле озын гомер, тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, һәр туган көнгә шатланып һәм тормыштан ямь табып яшәвеңне телибез. Без сине бик-бик яратабыз!
Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сиңа һәрчакта.
Җан рәхәте бирсен Ходай сиңа,
Тән сихәте бирсен гомергә.
Насыйп булсын сәламәтлек белән
Бергә-бергә имин яшәргә.
Иң изге теләкләр белән, сине яратып һәм хөрмәт итеп, барлык туганнар исеменнән сеңлең Равилә, апаң Нәзифә.
Фото: http://vse-prikoli.ru/funny-pictures/birth/101-smotrite-novye-kartinki-o-den-rozhdeniya.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев