Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Хөрмәтле НУРАНИЯ ЗИЯТДИНОВНА!

Сезгә карата булган эчкерсез теләкләребезне җиткереп, ихлас күңелдән матур юбилейлы туган көнегез белән котлыйбыз.

Яшьтән үк сайлаган сәүдә хезмәтенә тугры калып, озак еллар дәвамында туплаган һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсе буларак гаилә бизнесыгызны башлап, бүгенге көндә район үзәгендә исеменә тәңгәл килгән, нур чәчкән «Нур» супермаркетын булдырдыгыз. Зур коллективны җитәкләп, һәрвакыт камиллеккә, яңалыкка омтылып, күпкырлы сәүдә хезмәтенең нечкәлекләренә төшендереп, һәркемнең уңышына сөенеп, кайгысына көенеп, ярдәмләшеп яшисез. Аллаһы Тәгаләбез Сезне сәламәтлектән, тигезлектән аермасын, барлык теләкләрегезне, хыялларыгызны тормышка ашырсын.
Ирешелгән уңышларыгыз дәвамлы булып, тормыш иптәшегез Рафаэль әфәнде белән балаларыгызның игелегенә, бәхетенә сөенеп, бик бәрәкәтле гомер кичерүегезне теләп, тирән ихтирам белән «Ленар» җәмгыяте коллективы хезмәткәрләре.
Фото: http://www.moscvettorg.ru/collection/yubiley

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250