Курмала авылыңда яшәүче хөрмәтле әтиебез МӘСХҮТ КАСЫЙМ улы ГАЛИЕВка 26 август көнне 75 яшь тула.
Кадерле әтиебез! Сине мәртәбәле олуг юбилеең белән ихластан котлыйбыз. Көннәребезгә матурлык өстәп, төпле киңәшләреңне биреп, безнең уңышларга сөенеп яшисең. Озак еллар авылыбызның имамы булып, изге гамәлләрең белән бик күпләргә игелек күрсәтеп, сокландыргыч гомер кичерәсең. Таңнар сиңа тән сихәтлеге, җан тынычлыгы, шатлык-куанычлар алып килсен. Сөекле әниебез белән бер-берегезне тулыландырып, тигезлектә, муллыкта, балалар, оныклар игелеге күреп, озак еллар яшәргә насыйп булсын.
Иң изге теләкләр белән әниебез Наилә, балаларың Ринат-Гөлсинә, Раилә-Ришат, Рифат-Гөлүзә, 6 оныгың, барлык туганнар.
Фото: http://24bukety.ru/type/233
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев