Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Хөрмәтле ветеринария табиблары!

Районда терлекчелекнең бүгенге торышы, киләчәге, беренче чиратта, сезнең хезмәттән, аны күңел биреп, белеп, җиренә җиткереп башкаруыгыздан тора.

Куанып әйтергә була, сезнең тырышлык нәтиҗәсендә районда терлекләр арасында төрле карантин авыруларының, куркыныч йогышлы чирләрнең килеп чыгуына һәм таралуына юл куелмый.
Сез җәмгыятьләрдәге генә түгел, шәхси хуҗалыклардагы малларга да хуҗалары канәгать калырлык итеп дөрес ветеринария хезмәте күрсәтәсез. Сезнең ярдәмгә көндәлек ихтыяҗы чыгып торган авыл кешесе Сезгә бик рәхмәтле.
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм, авыр һәм җаваплы хезмәтегездә зур уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек телим.
Рамил НОТФУЛЛИН муниципаль район башлыгы
Фото: http://blagoveshensk.bezformata.ru/listnews/mezhdunarodnij-den-veterinarnogo-vracha/11210675/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250