Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Иң яхшы спорт журналистына 60 яшь

- Әтием Гәрәйгә дә 85 яшь тула бит әле быел. Исән-сау гына булсын, ул әле дә безгә зур терәк. Аның аша эшкә өйрәндек, тормышның ачысын-төчесен танырга, киләчәккә көч табып яшәргә дә ул өйрәтте, - ди инде үзе оныкларын сөюче, ләкин һаман да әтисе өчен бала булып калучы Нурзада Сәмигуллин.

Моннан 5 ел элек аның 55 яшьлеге уңаеннан язма әзерләгәндә газетаның, журналистларның уң кулы ул дип атаган идем мин аны. Ул әле дә шулай кала бирә. Чөнки спорт темаларын аннан да яхшырак яктыртучы бармы икән? Татар көрәшен чагылдыручы иң яхшы спорт журналисты исеменә дә 5 ел рәттән юкка гына лаек булмады ул.

Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның иң яхшы физик культура хезмәткәре, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» билгесе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хаты, Бөтенрәсәй күргәзмәләр үзәгенең «Лауреат» медале, ТР Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татарстан милли көрәш федерациясе рәисе Марат Әхмәтовның Диплом иясе булып, 60 яшен хөрмәтле шәхес буларак каршы ала ул. Мәгариф, спорт, балалар ялы белән бәйле өлкәләрдә эшләп, ул һәркайсында үз эзен калдыра алды. Әйе, мәгариф өлкәсендәге барлык нечкәлекләрне дә, спорт дәрьясында нинди алым белән югарыда калып булганлыкны да, балаларның җәйге ялын ничек итеп оештырсаң, аларның сине яратып, икенче елга кабат очынып киләселәрен дә белә. Шуңа да дистә елдан артык «Романтик» лагереның алыштыргысыз җитәкчесе бит ул.

- Кулдан эш төшкән вакытлар бик күп, әмма аларны гел уйламаска тырышам, - ди ул. Аның дуслары, яхшылыгын үзенә меңе белән кайтарырга торган иптәшләре дә бихисап. Гаилә тормышында кайгыртучан ир, балаларына алыштыргысыз әти, оныкларына юмарт бабай да ул.
- Мин ашарга бик тәмле пешерәм, - дип сөйләгәне истә. Студент елларыннан үз тамагын үзе туйдырган Нурзада Гәрәевич тормыш иптәшенә һәрьяклап ярдәм итәргә атлыгып тора. Ул беркайчан да бу синең эш, монысы минеке дигән бүлемне белми. Без, «Хезмәт»тәшләре белән дә ул һәрчак ягымлы һәм итагатьле. Кайчан гына шалтыратып гозеребезне җиткерсәк тә, юк дими. Гади һәм кешелекле булганыгыз өчен без сезне ихластан хөрмәт итәбез һәм чын күңелдән олуг юбилеегыз белән котлап, җаваплы хезмәтегездә уңышлар, гаиләгездә тигезлек, саулык-сәламәтлек, киләчәктә күтәренке кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның ихтирамын, дусларыгызның хөрмәтен тоеп озак яшәвегезне телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250