Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Хөрмәткә лаек

Олы бүләк ияләре

Җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Смәел авыл җирлегенең баш хисапчысы Илзирә Ашхат кызы Якупова Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Дуслык» җәмгыяте тракторчысы Иван Пантилимонович Туктаров Балтач районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районның авыл хуҗалыгы тармагына керткән зур өлеше өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Май» хуҗалыгы лаборанты Надежда Васильевна Никитина район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Районның агрохимия хезмәте системасында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, «Сельхозхимия» шоферы Ришат Гыйлман улы Ханнанов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Смәел» җәмгыятенең техника куркынычсызлыгы инженеры һәм өлкән энергетигы Ринат Әхмадулла улы Гарифуллин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре һәм «Салкын Чишмә» объекты төзелешенә зур өлеш кертүләре өчен «Мелиоратор» җәмгыяте эшчеләре район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Ильяс Фәнис улы Сәетов — электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы;

Рәмис Раушан улы Галимов – электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы;

Рашит Габдулла улы Шәйхетдинов – экскаваторчы;

Алмаз Габделфәрт улы Хәйруллин – прораб.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре һәм «Салкын Чишмә» объекты төзелешенә зур өлеш кертүләре өчен «Мегаом» оешмасы эшчеләре район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Нияз Фаяз улы Хәбриев – электромонтажчы;

Рәмзил Фирдинант улы Сөнгатуллин – слесарь.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Якты юл» җәмгыятенең өлкән электрчысы Рәис Гарифҗан улы Хәкимов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

*     *     *

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, урман хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, «Арча урманчылыгы»ның Балтач участогы урманчысы Фәргать Вәли улы Әкбәров район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз