Көлтә-көлтә игелек
Норма авылында яшәүче Гөлсем Миңнебаевага 70 яшь
Бу дөньяга һәркем үзенең аерым миссиясе – вазифасы, бурычы белән килә, диләр. Кемгәдер ул кечерәк, кемгәдер ул шактый колачлырак килеп чыга. Тарткан атка йөк җиңел дигәндәй, кемдер әнә шул үзенә тәгаенләнгән кечкенә генә бер вазифаны да авырсынып, шактый тырышып башкарганда, кемгәдер бөтенесе дә бик җиңел бирелә. Хәер, монысы читтән караганда гына шулай тоеладыр. Тырышлык, күңел итү, тәвәккәлләү, ниятләү кирәктер. Бүгенге язмам герое райондашларга яхшы таныш Гөлсем апа Миңнебаева әнә шул икенче төркемгә карый. 70 яшьлек юбилеена да ул бай багаж белән килә, әле дә күпләрне сокландырырлык, көнләштерерлек энергия белән эшли, яши. Суда балык никадәр оста йөзсә, Гөлсем апа бу җәмгыятьтә шулай җайлы, җиңел яши, эшли, аралаша кебек тоела. Ул һәр җиргә өлгерә, һәркайда үз кеше. Мәктәп өчен дә, авыл өчен дә куйган, башкарган хезмәтләре санап бетергесез (Кариле авылы тарихына багышланган саллы китап кына да ни тора!). Эшмәкәрләр арасында да, хатын-кызлар советында да, «Ак калфак»лылар, тарихчылар арасында да, мәчет-мәдрәсәләр өчен дә үз кеше ул. Гаиләсе, якыннары, күп санлы туганнары өчен дә җылысы, күңел яктысы җитәрлек аның. Чит-ятларның да борчуын-хәсрәтен бүлешергә, шатлыгын уртаклашырга да өлгерә. Матди яктан гына түгел (ул иганәче булган чараларны санап бетерү мөмкин түгел), күңел юмартлыгы да сокландыра аның.
Гөлсем апа турында язарга алындым да уйлана калдым, бер яктан язарга җиңел: аны күп еллар беләм, ә икенче яктан аның образын ачып бетерә алырмынмы, диеп борчылдым.
Мәктәп: 30 ел тикмәгә үтмәгән
Иң егәрле, энергияле утыз ел гомере үткән мәктәп турындагы якты хатирәләр әле дә ап-ачык аның хәтерендә. Беренче тапкыр дәрес бирүе дә, еллар үтеп тәҗрибә килүе, башкаларга дистәләгән ачык дәрес биреп, тәҗрибә уртаклашуы, район математикларының берләшмә җитәкчесе, укыту эшләре буенча директор урынбасары булуы да... Ул еллар тырыш мөгаллим тормышында эзсез калмаган: бүген дә элекке укучылары өчен зур хәрефтән язылырга лаеклы укытучы апа ул. Әле дә хөрмәт итүләре гамәлләрендә күренә. Бик сирәкләргә бирелгән «Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы» исеме дә күпне сөйли.
–Мәктәптә бик яратып эшләдем. Коллективыбыз бик әйбәт, искиткеч көчле иде. Шундый килешеп, матур итеп эшләдек. Үзем дә онытмыйм, алар да онытмый. Әле менә шушы көннәрдә генә юбилеем уңаеннан бик матур кичә-очрашу үткәрделәр. Бөтен хатирәләр яңарып, күңелләр үзгәреп кайттым. Шулай килеп чыкты инде: 2001 елда мәктәптән китәргә туры килде. Биектауда юллар идарәсендә эшләгән улыбыз Илнар кибет ачты. Анда эшләргә, бөтенесен оештырырга үзебезнең кеше кирәк иде. Өйдәгеләр белән киңәшләшкәннән соң берсе дә эшен калдыра алмый булып чыкты, кызыбыз Чулпан әле студент иде, бу эшкә миңа алынырга туры килде (мин инде һөнәри стаж буенча лаек-лы ялда идем). Керешеп китүе шулкадәр авыр булды. Сәүдә өлкәсендә берни аңламыйм, мәктәп яныннан үткәндә, барганда да, кайтканда да елыйм... Товар ташырга машинабыз да юк. Җиделе «Жигули»ның багажнигына төяп, ундүрт көн рәттән товар ташыдым. Шулай итеп, өч ай тилмердем. Рәхмәт төшкере, бездән ерак түгел кибете булган Ислам Газизов үзенең машинасы белән товар алып кайтып бирә башлады. Шушы системага чынлап кереп киткәч кенә аның бу адымының никадәр гаҗәп булуын аңладым. Ул чакта бит Нормада башка кибет юк, без аның төп конкуренты булырга тиеш идек. Әле дә Исламны күргән саен шушы хәлләр искә төшә...
Хәләл кибет: чынга ашкан хыял
Авырлык белән башланса да, Гөлсем апаның исәп-хисапка төгәллеге, конкретлыгы (мәктәп тәҗрибәсе), сыйфатлы, кирәкле ассортимент белән эшләүләре эзсез калмый, сәүдәләре начар бармый. Аның күңелендә исә яшерен генә бер хыял «бөреләнә» – хаҗга барырга. Әле ул чакта намазда да булмый. Азлап-азлап шушы ниятен чынга ашырырга дип, акча да туплый, 2003 елның ноябрендә намазга баса һәм 2004 елның башында хаҗ сәфәре кыла. «Бу хаҗга мин шулкадәр әзерлексез барган идем, безне хәзерге кебек әзерләүче, өйрәтүче дә булмады. Мин боларны Пәйгамбәребезнең соңгы хаҗы турындагы китапны укыгач белдем», – ди Гөлсем апа.
Ул чакта әле яулыктан да йөрми, шәригать кушканча да киенми Гөлсем апа. Моның өчен тагын бер тапкыр хаҗга барырга кирәк була. Бу хаҗга инде ул күңеле белән дә, гамәле белән дә әзер булып кузгала һәм сәфәрдән кайтуга, 2006 елда кибетләреннән аракы, сыра, тәмәке ише хәрам продуктларны «чыгара». Аның дәвамы буларак, Нормада «Фасоль» хәләл кибете барлыкка килә. Әлеге кибетләр челтәренең бүгенге көндә Рәсәй буенча меңнән артык кибете бар. Шуның фәкать берсе хәләл азык-төлек сатуга көйләнгән (тагын берсе быел Чебаксарда эшли башлый). Бу яңалык каршылыксыз гына булмый. Әмма Гөлсем апа да, бер ниятләгәч, чигенергә җыенмый. «Фасоль»леләр белән эшләргә ниятләгәч тә, төп шарт итеп хәләл азык-төлек сату мәсьәләсен куйдык. Шул вакытта ук ризалашмадылар, билгеле. Кабат-кабат хатлар язып, Мәскәүләрдән рөхсәт алып кына уртак фикергә килдек. Бу кибетләр бит «Метро» кибетләр челтәренә карый. Килешүдә күренгәнчә, без алардан ай саен шактый күләмдә товар алырга тиеш. Аракы, сыра, тәмәкедән башка ул планны тутыра алмаслар дип тә шикләнделәр булса кирәк. Әмма, шөкер, эшли башлауга бу шикләре таралды инде.
–Ә үзегез клиентларны югалтмабызмы дип курыкмадыгызмы? Ни дисәң дә, юл өстендәге кибет буларак, сезгә райондашлар гына түгел, юлаучылар да күп керә, – дим.
–Башыбызга мондый уй кереп тә карамады дисәм дә, ялган булмас. Әйткәнемчә, аңа кадәр дә бит инде кергән кешеләр бездә аракы-сыра юклыкны күрә иде. Аңа карап ул чакта да сатып алучыларыбыз аз булмады, канәгатьсезлек белдереп чыгып китүчеләр булмады. Бу урында Җәлил хәзрәтнең шушы кибетне ачкандагы сүзләрен китерәсем килә. Ул: «Шушы хәләл кибеттән кереп бер буханка ипи алып чыгучыга – 900 савап языла, ә көндәлек фарызларын үтәгән кешегә 600 савап языла». – дигән иде. Динебездә хәләл ризык беренче урында тора...
Бүген инде бу кибет күпләрнең яраткан сәүдә ноктасы. Сатучылары да бик ипле, кешелекле, рәхмәтле. Эшләре дәвамлы, уңышлы булсын дип кенә әйтә торган.
Шәҗәрәләр. Танылу.
Гөлсем апа районда гына түгел, республикада шәҗәрәләр остасы булып танылды. Бу аның күптәнге шөгыле дә түгел. Санаулы ел эчендә берничә дистә шәҗәрә төзи.
–Төгәл фәннәр укытучысына тарих белән кызыксыну каян килгән? – Аңа бу сорауны бик еш бирәләр. Кызыксыну, оеткы дигәнең кыз күңеленә бала чакта ук салынган була.
–Мәктәптә укыганда сыйныф җитәкчем Флера апа Кәлимуллина тарих укытучысы иде, – дип искә ала Гөлсем апа. – Арча педагогия училищесында укыганда да төркем җитәкчебез тарих укытучысы булды. Әле ул музей директоры да иде. Флера апабыз да Норма мәктәбе музеена нигез салучы булды. Ул чакта үзебез дә өйдән- өйгә йөреп диярлек элекке әйберләр җыйдык, күп экспонатлар тупладык. Үземнең әни, әбиләр исән вакытта үзебезнең нәсел турында да шактый истәлекләрне язып алган идем. Менә шулар бөтенесе шәҗәрәләр төзүгә алып килде дип уйлыйм.
Үзләренең 22 буынын ачыклаган Миңнебаевлар үткән ел республика күләмендә үткән шәҗә-рәләр фестивалендә беренче урынны алды.
Гаилә: алар риза булмаса...
Язганымча, Гөлсем апа бик тә актив кеше: ул районда үткән һәр чарада, төрле җәмәгать оешмалары эшендә күп катнаша. «Чакырган бер генә җирдән дә сәбәпсез калмаска тырышам, – ди үзе. – Шөкер, өйдәгеләр берсе дә каршы килми».
45 ел бергә гомер кичергән җәмәгате Мулланур абый да райондашларыбызга яхшы таныш кеше. Хезмәт юлын «Сельхозтехника»да тракторчы-шофер булып башлаган ул. Районга беренче КамАЗ машинасын алып кайтучы, ерак юлларга йөреп, элекке союзны аркылыга-буйга иңләүче егет, тырышлыгы белән 200 машинасы булган автотранспорт цехы, район һәм районара салым инспекциясе җитәкчесе дәрәҗәләренә кадәр юл үткән. Кайда, кем генә булып эшләсә дә, ул да һәрчак гади, кешеләргә ярдәмчел була белде. Бүген алар биш оныкка иң шәп әби белән иң шәп бабай. Илнар белән Чулпанда да әти-әниләре «почеркы»: тырышлар, тәвәккәлләр.
–Мулланур белән тагын бер хаҗ гамәле кылырга насыйп булса иде, – дип тели инде дүрт тапкыр хаҗ гамәлендә булган, шуның берсен җәмәгате Муланнур абый белән үткән Гөлсем апа.
Насыйп булса иде. Кабул гамәлләрдән булсын. Игелек көлтәләре әле артып торсын...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев