Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әниебез АЛСУ РӘФКАТЬШӘ кызы САБИРОВАга 25 октябрьдә 65 яшь тула.

Яңгул авылында яшәүче кадерле әниебез АЛСУ РӘФКАТЬШӘ кызы САБИРОВАга 25 октябрьдә 65 яшь тула.

Әниебез! Сине олы бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Безне тормышның җил-давылларыннан саклап үстергән терәк тавыбыз, туып үскән йортның якты кояшы, йөз аклыгыбыз син. Безгә - 4 балаңа гомер бүләк иткән, авыр булса да, тормыш сынауларына бирешмичә кеше иткәнең өчен рәхмәт сиңа. Безгә биргән акыллы киңәшләрең, укылган хәер-догаһәрчак кадерле. Рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә күмелеп яшә, Әни! Синең барлыгыңны тоеп яшәү безнең өчен зур бәхет. Алдагы көннәреңдә дә балалар һәм оныклар шатлыгына күмелеп, туганнар, дуслар терәген тоеп, иманлы гомерләр кичерергә Ходай насыйп итсен.
Сине яратып, хөрмәт итеп, балаларың Әхмәт-Гөлнара, Ләйсән-Шәриф, Ландыш-Азат, Энҗе, оныкларың.
Фото: http://www.liveinternet.ru/showjournal.php?journalid=2670115&tagid=456&page=3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250