Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Нөнәгәрдә яшәүче Габдуллинарның Алтын туйлары (фото)

Нөнәгәр авылында яшәүче Фәния Гариф кызы һәм Рашид Габдулла улы Габдуллиннар үзләренең Алтын туйларын билгеләп уздылар.

Рашид абый Нөнәгәрдә туып-үскән, тормышын шушы авылга багышлаган кеше. Ул күп еллар колхозда шофер булып эшләгән. Алдынгылыкны бирмәгән. Татарстанның атказанган автотранспорт хезмәткәре дигән мактаулы исеме бар. Фәния апа күрше Комаров-Завод авылы кызы. Нөнәгәр авыл Советында бухгалтер булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Озак еллар җрле үзидарә органнарында нәтиҗәле эшләгәне өчен Татарстан Республикасының Мактау таныклыгына лаек булган. Габдуллиннар 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә һәрберсенең үз гаиләсе бар, балалар үстерәләр.

Габдуллиннар тулы канлы тормыш белән яши, авылдашларына үзләренең үтемле сүзләре, төпле фикерләре белән ярдәм итеп торалар. Олысына да, кечесенә дә үзләренең тормыштагы гамәлләре белән үрнәк гаилә, дип хәбәр итәләр авылдашлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250