Котлыйбыз
Озак еллар «Сосна» җәмгыятендә баш агроном булып эшләүче олы хөрмәткә лаеклы хезмәттәшебез ИФРАТ ӘНВӘР улы САФИУЛЛИНның 3 сентябрьдә гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее.
Озак еллар «Сосна» җәмгыятендә баш агроном булып эшләүче олы хөрмәткә лаеклы хезмәттәшебез ИФРАТ ӘНВӘР улы САФИУЛЛИНның 3 сентябрьдә гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.
Җаны-тәне белән хезмәтенә тугры булып, басу-кырларга күңелен салган, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә зур өлеш керткән Ифрат Әнвәровичка мактау сүзләреннән башка теләгебез юк. Сезнең кебек чын һөнәр остасы, эшегезнең алдынгысы, гаиләдә тырыш әти, үрнәк бабай бүгенгесе көндә бик сирәк. Хуҗалык уңышларына керткән өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен без Сезгә зур рәхмәтле. Алдагы тормышыгызны да ныклы сәламәтлек белән, кайгы-хәсрәтсез, бәхет-шатлыкта, ирешкән уңышларыгызның игелеген күреп, тормыш иптәшегез Рәхимә ханым белән балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәргә язсын.
Ихтирам белән «Сосна» җәмгыяте коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев