Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә республика халкын Әтиләр көне белән котлады.
ТР Президенты әтисе Нургали Миңнеханов фотосурәтләренән ясалган слайд-шоу тәкъдим итте. «Әти көне белән! Әтиләрегезне кадерләгез һәм хөрмәтләгез, мәрхүмнәре — догаларыгызда искә алыгыз", - дип язды ул, ике социаль челтәрдә дә постларына #ДеньОтца хэштегы куйды.
Бүген Россиядә беренче тапкыр гомуммилли дәрәҗәдә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Яңа истәлекле датаны үз Указы белән РФ Президенты Владимир Путин билгеләде.
Чыганак: ТИ
Нет комментариев