Салавыч авылында яшәүче кадерле әтиебез ЗӨЛФӘТ ХӘКИМОВка 16 октябрь көнне 55 яшь тула.
Кадерлебез! Сине күркәм бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа тазалык, озын гомер, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, шатлыкларның олысын телибез. Әниебезнең ныклы терәге, безнең кадерле әтиебез, оныкларыңның, кияүләреңнең яраткан бабалары булып, гел шулай юмарт, изге күңелле, сабыр, кешелекле булып кал. Без синең белән горурланабыз, синең алдыңда баш иябез.
Әти сүзе безнең өчен мәңге,
Иң кирәкле якын сүз булыр.
Тырыш, уңган әтиебез белән
Авырлыклар җиңел тоелыр.
Кылган гамәлләрең изгеләрдән
Рәхмәт яусын, әти, барсына.
Иң изге теләкләр белән әтиең Гарифҗан, әниебез Дания, балаларың Гөлия-Илнур, Алия-Рифнур, Рәнис, оныкларың Илдан, Илфинә, Альфир, кода-кодагыйларың.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев