Хезмәт

Балтач районы

16+
Котлыйбыз

Спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин котлавы

Спортта гаилә әйтеп бетергесез зур терәк

— Районыбызның хөрмәтле спорт сөюче яшьләре, өлкәннәре! Сезне чын күңелдән Физкультурачылар көне белән тәбрик итәм, тормышларыгызга бөтенлек, һәрбарчагызга саулык-сәламәтлек, хәерле озын гомерләр телим. Без барыбыз да белем һәм тәрбия бирү йортларында физкультура дәресләре укып, чыныгу алдык, спортның җанга да, тәнгә дә дәва икәнлеген беләбез. Инде спортка бөтен барлыгыбыз белән кереп китеп, алдагы тормышыбызны да шул юнәлешкә багышлаганбыз икән, монда, безнең физкультура укытучыларының һәм дә тренерларыбызның өлеше зур. Безнең районыбыз тренерларына, укытучыларына, спортчыларыбызга чиксез рәхмәтләремне белдереп, афәрин диясем килә. Чөнки районыбызда спорт елдан-ел үсә, камилләшә, заманчалаша. Мөмкинлекләре чикле булып та чиксез мөмкинлекләргә ия спортчыларыбызның уңышларына да сөенәбез.

Балтачыбыз спортчылары остазлары белән бергәлектә тәвәккәл, максатчан, алга юл ярып баручан, хәзер инде аларга Рәсәй чикләрен узып, чит илләрне яулау да берни түгел! Бары тик ныклап шөгыльлән, ярышларга тиешенчә әзер бул гына. Моның өчен, беренче чиратта, спортчы балалар үстергән гаиләләргә рәхмәт әйтәсе килә. Спортта гаилә әйтеп бетергесез зур терәк. Рәхмәт сезгә, мөхтәрәм әти-әниләр, районга дан алып кайткан егетләр-кызлар тәрбияләгән һәм һәрчак аларны рухи яктан да, матди яктан да рухландырып торган өчен. Шулай ук чиксез мөмкинлекләр биргән район җитәкчеләренә, спортны яшәтүгә саллы өлеш керткән иганәчеләребезгә, форсаттан файдаланып, олуг рәхмәтләремне ирештерәм.
Гомумән, кем спортны үз итә, бәйрәм белән сезне! Илебез имин, күңелләребез тыныч булсын, җиңүләребез шатлык китерсен, һәрберегезне дә алда зур уңышлар көтсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев