Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әтиебез ГАЯЗТИН ХӘМЗӘ улы ФӘСХЕТДИНОВка 65 яшь тула

Шушы көннәрдә - 1 октябрьдә әтиебез ГАЯЗТИН ХӘМЗӘ улы ФӘСХЕТДИНОВка 65 яшь тула.

Казан шәһәрендә укып кайтканнан соң Сосна авылында укытучы хезмәтен башкара, соңрак Балтач мәгариф бүлегендә үз эшен дәрәҗәле югарылыкка күтәрә. Үзе хәзер Сосна авылында олы тормыш юлын дәвам итә, безнең өчен кайгырып, янып-көеп яши.
Әтиебез! Сине туган көнең белән ихластан, чын күңелдән котлыйбыз. Киләчәгең әниебез Марзия белән кояшлы, аяз күктәй якты булсын, тазалык-саулык үзеңне ташлап китмәсен, көннәрең - шатлыклы, кайгы-хәсрәтсез үтсен. Сиңа безне акыллыкка, гаделлеккә, дөреслеккә өйрәткәнең өчен бик зур рәхмәт. Алдагы көннәрең ак бәхетләр, җан тынычлыгы, муллыкта, исәнлек-саулыктан гына торсын.
Сине ихтирам итүче, яратучы улың Нияз, киленең Венера, оныкларың Дамир, Динара.
Фото: http://flowerexpert.ru/zakaz_buketov.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250