Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Түнтәр авылында гомер кичерүче әтиебез РӘФХӘТ ШӘКҮР улы ЗАРИПОВка 6 сентябрьдә 75 яшь тула.

Түнтәр авылында гомер кичерүче әтиебез РӘФХӘТ ШӘКҮР улы ЗАРИПОВка 6 сентябрьдә 75 яшь тула.

Кадерле әтиебез! Таянычыбыз, горурлыгыбыз! Сине гомереңнең күркәм бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез, тазалыкның иң ныгын, гомерләрнең иң озынын, шатлык-куанычның иң олысын телибез. Гомер юлларыңда гаиләңә, балаларыңа һәм дә кешеләргә кылган игелекләрең олыгайган көннәреңне бәрәкәтле нурга күмсә иде, тормышларың тагын да яктырып китсә иде. Газиз әниебез белән гел дә шулай күңелләрдә якты маяк булып, ышанычыбызны аклап, гаилә учагын күз карасыдай саклап яшәүләр насыйп булсын. Һәрбер көнеңне күңел саулыгы, иҗат байлыгы, рухи бөтенлек, матди камиллек белән үткәрергә язсын! Сәламәтлек мәңге ташламасын, бәхет, уңыш дигәннәре гел янәшә йөрсен. Балаларыңның игелеген күргән мәлдә, оныкларыңның яраткан бабасы, якыннарыңның кадерле кешесе булып, үз укучыларыңны яңадан-яңа мәгънәле язмалар белән куандырып яшәргә дә яшәргә язсын!
Белсәң иде, әти, сиңа карап,
Сокланулы хисләр кичергәнне, -
Безнең әти дөнья йөзләрендә
Иң яхшысыдыр, дигәнне!
Ә син безгә карап борчыласың,
Уйга каласыңдыр шикелле.
Һич борчылма, әти, син булганда
Көннәребез булыр аллы-гөлле.
Тик син генә булчы яныбызда,
Әни белән һәрчак бергәләп.
Төп нигездә бары сезнең белән
Тормышыбыз була түгәрәк.
Иң изге теләкләр белән, әниебез, балаларың Энҗе, Фәннур-Гүзәлия, оныкларың Нәфисә, Нәргизә. Бу теләкләргә кода-кодагыең да кушыла.
Фото: nternet-magazin-vis

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250