Норма авылында яшәүче туганыбыз КАДРИЯ МӨБАРӘКША кызы ЗАКИРОВАның 28 гыйнварда 50 яшьлек юбилее.
Кадерле туганыбыз! Сине истәлекле гомер бәйрәмең белән ихластан котлыйбыз. Гадилегең сокландыра, бай күңелең тирә-юньдәгеләргә җылылык өләшә, ачык йөзле, тыйнак, сабыр булуың таң калдыра. Файдалы киңәшләрең якыннарыңны гел сөендереп тора. Безне гел шулай шатландырып, озак еллар сау-сәламәт булып, бәхет муллыгына төренеп, гаиләң бөтенлегенә куанып, балалар һәм оныклар шәфкатьлеген тоеп, бәрәкәтле тормышта яшә.
Иң мөһиме - яшә җирдә
Таза-сау гына булып.
Ә күзләрең һәм йөзләрең
Бәхеттән торсын көлеп.
Иң изге теләкләр белән Каюмовлар, Мәгъсүмҗановлар, Нургалиевлар, Гарәфетдиновлар.
Фото: http://www.flowerstyle.ru/catalog/good.asp?gd_id=431
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев