Кулланучы үз хокукларын белсен!
Соңгы арада Азат йоклый алмый азаплана: күпме тилмереп, көне-төне эштә, ялларын «шабашка»да эшләп күптәнге хыялын — машинаны яңаракка алыштыру ашыру вакыты җитте. Юлда калдырмаса да, йөргән машинасы инде тузган, күршеләр, туганнар, кеше арасында да яңарак машина белән күренәсе килә. Туплаган мая да шактый, җитмәсә, автосалоннар хәзер, үзләре әйтмешли, кулай процентлы банктан кредит алырга ярдәм итәләр. Яңа машина булмаса да, яхшы хәлдәге, чагыштырмача аз йөргән, тотылган машина алырга була.
Интернетның кайсы битенә керсәң дә килеп чыга торган, тотылган машиналар сатучы автосалоннарда бәяләрнең арзан икәнен күрсәткән реклама тыңгы бирми аңа. Көннәрдән беркөнне, алар дус егете белән тәвәккәлләп, рекламада күрсәтелгән шәһәргә юл тоттылар...
Тотылган машина сайлаганда, алганда нәрсәгә игътибар итәргә? Ничек алданмаска? Зур суммада алган әйберең синең өчен киләчәктә түләр өчен авыр йөк булмасын өчен нишләргә — болар һәм сатып алучыларның хокук-ларын яклауның башка мәсьәләләре турында без Балтач районында кулланучылар хокукларын яклаучы оешмаларның берсе — Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының Балтачтагы вәкиле Гөлназ Шакировага мөрәҗәгать иттек.
— Гөлназ Фәритовна, сез районда кулланучыларның хокукларын яклау юнәлешендә эшли торган оешма вәкиле буларак, нинди эшләр башкарасыз?
— Әйе, мин районда Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкиле булып торам. 2017 елга кадәр Саба салым инспекциясендә эшләдем, менә шул вакыттан бирле хәзерге хезмәтемдә. Инде төп оешманың исеме белән танышканнан соң, күпләр безне спиртлы эчемлекләр сату өлкәсендә генә эшли торган оешма дип кабул итәргә мөмкин, әмма бу алай түгел. Әйе, безнең эшебезнең төп юнәлеше — алкоголь продукциясенең сыйфатын, аны җитештерү һәм урнаштыруның, сатуның законлымы-түгелме икәнлеген тикшерү, шулай да безне моның белән генә шөгыльләнә, дип уйласалар, бу ялгыш фикер. Без, бирелгән вәкаләтләрдән чыгып, кулланучы хокукын яклау белән дә шөгыльләнәбез. Сатучылар һәм сатып алучылар, эшмәкәрләр һәм гади гражданнарга үз хокукларын аңлатырга тырышабыз, моның өчен айга бер тапкыр һәр җирлектә Арча территориаль органы җитәкчеләре белән бергә гражданнарны кабул итәбез, консультатив ярдәм күрсәтәбез. Шулай ук безгә мөрәҗәгать иткән кешеләргә дәгъва язуы (претензия) һәм гаризасын дөрес итеп язарга булышабыз. Бу эшләрне барысын да бушлай башкарабыз.
— Сез, кайчан мөрәҗәгать итәрләр икән, дип көтеп утырмыйсыздыр инде...
— Юк инде, алай түгел. Урыннарда кимчелекләр күп, бигрәк тә алкоголь алып кайтканда, аны сатканда. Россия Федарациясе карары нигезендә ЕГАИС системасына ул көндәлек шунда чагылырга тиеш, әмма бу турыда онытып җибәрәләр. Шуңа өстәмә, хәзер «Честный знак» компьютер программасы кертелде. Һәр сатылган алкоголь шушы программада күренергә тиеш. Баштарак моны сөт, соңрак ит продукциясенә керттеләр. Менә спиртлы эчемлекләргә дә вакыт җитте. Алай гына түгел, базарда сатыла торган продукция дә киләчәктә шушы программа аша рәсмиләштереп, сатылырга тиеш, диләр. Аның төп максаты — һәр продукциянең җитештерүчедән кулланучыга кадәр барып җитү юлын күзәтү мөмкинлеген тудыру.
Узган ел энергетик эчемлекләрне, составында алкоголь булмаса да 18 яше тулмаган яшүсмерләргә аны сату тыелды. Кибетләрдә сроклары чыккан пиволар сату очраклары булгалый. Ниндидер тикшерү үткәрү өчен безгә язмача шикаять керү кирәк, бу вакытта без тикшерүләрне полиция хезмәткәрләре белән бергәләп үткәрәбез.
— Эшегезнең тагын нинди юнәлешләре бар?
— Безнең тарафтан районда эчке базардагы бәяләрне һәм товарларның сыйфатын даими күзәтеп торыла. Атна саен социаль әһәмияткә ия булган 24 товар төренең кибетләрдән бәяләрен карыйбыз, үзәккә, Казанга туплап, җибәреп барабыз. 6 сату челтәрен карыйбыз — моңа федераль, региональ һәм урындагы кибетләр, базар керә. Аларда — ит продукцияләре, сөт продуктлары, сыр, сыек май, балык, ипи, батон, тоз, он, шикәр комы, дөге, карабодай шикелле ярмалар, вермишель, кәбестә, кишер, суган, алма кебек продукцияләрнең бәяләрен өйрәнәбез. Боларның барысы буенча республикада күзәтү бара, бәяләрнең динамикасы безгә дә кире җибәрелә. Бу бәяләрне өйрәнүдә әле үзләре аерым статистика органнары, район башкарма комитетының икътисад бүлеге дә катнаша.
Моннан тыш, исемлеккә кергән 181 товарның бәяләрен өйрәнәбез. Моңа бары ашамлык юнәлешендәге товарлар керә.
Республика буенча шушы бәяләр тупланып, бу бюджет оешмаларына дәүләт сатып алуларын тендер аша объектив оештыру өчен кулланыла.
Сыйфатсыз товар, бигрәк тә телефон, телевизор ише әйберләрне алганда үзен алданган яисә начар сыйфатлы товар алганмын, кире алмыйлар, дип килүчеләр дә аз түгел, аларның һәрберсенә ярдәм итәбез.
— Соңгы арада гарантия сроклары чыккан, дип товарларны алыштырмау яисә ремонтлаудан баш тарту очраклары бар. Бу ничек була?
— Кибет, мәсәлән,1 елдан соң ватылган телевизорны алыштырудан яисә ремонтлаудан баш тарта, чөнки алар бу товарның гарантияле срогы 1 ел, диләр. Әмма товар җитештерүче бу товарга, мәсәлән, 2 ел гарантия срогы куя. Бу очракта сатучы, берничек тә җитештерүче куйган гарантия срогын кыскарта алмый, ә бәлки сатып алучыларны җәлеп итәр өчен бары бу срокны озынайта гына ала. Техника сатучыларның сервис үзәге белән килешүләре булырга тиеш һәм товарга дәгъва булганда сатучы шушында товарны җибәреп, аның сыйфатын тикшертергә бурычлы. Сатып алучы, товары сервис үзәгендә тикшерелүгә карамастан, аның сыйфаты канәгатьләндермәсә, бәйсез экспертизага җибәрүне таләп итә ала. Беренче бәйсез экспертиза сатучы хисабыннан бара. Сатучы экспертиза үткәрмим дип, сатып алучы үзе барып экспертиза үткәрсә, аның чыгымнарын сатучы күтәрергә тиеш. Менә шушыларны аңлатканнан соң, күп кенә сатучылар сыйфатсыз товарны кире алуга яисә алыштырып бирүгә бара. Килешмәгән очракта ике арадагы аңлашылмаучылык суд аша хәл ителә, бу очракта суд чыгымнары сатучыдан күтәртелә.
Ашамлыклар сатып алганда да игътибарлы булу кирәк. Мәсәлән, сез азык-төлек сатып аласыз, ә кассир, товарның кыйммәтләнгәнен һәм бәяләр әле үзгәртелмәгәнен әйтеп, югары бәядән сата. Бу закон бозу. Сатучы товарны нәкъ менә прилавкада куелган, күрсәтелгән бәягә сатарга тиеш. Әгәр кассир моннан баш тартса, администраторны чакырыгыз, алай да килешмәсәләр, дәгъва языгыз. Күпчелек очракта сатучылар законны бозуларын беләләр һәм сезгә товарны бәя язуында күрсәтелгән бәягә сатачаклар.
Яки мондый хәл — сез азык-төлек сатып алдыгыз, ә өйдә аның бозылган булуы ачыклана — аның яраклылык вакыты тәмамланган, пакетның герметиклыгы бозылган яки ул дөрес сак-ланмаганлыктан куллану үзлекләрен югалткан. Гадәттә, без мондый товарны ташлыйбыз, үзебезне яки сатучыны игътибарсызлык өчен шелтәлибез. Ә юкка! Бу сыйфатсыз товар, һәм аны кибеткә кире кайтарырга, ә сезгә аның тулы бәясен кайтарырга яки шундый ук, әмма инде тиешле сыйфатлы товарга алыштырырга тиешләр.
— Гөлназ Фәритовна, сөйләшү башында искә алган Азат дустыбызның машина алу тарихы уңышлы тәмамлансын өчен, нинди киңәшләр бирер идегез.
— Сез сөйли башлаган хикәя яхшы тәмамлансын, машина сатып алучы канәгать булсын өчен берничә киңәшне үтәргә кирәк. Менә кулланучылар күпләп шикаять белдерә башлагач, автосалоннарны тикшергәннәр. Роспотребнадзор хезмәткәрләре алдау ысуллары арасында машина бәясен рекламада кимрәк итеп күрсәтү, түбән ставкалы кредит белән кызыктыру, машинаны күрсәтүдән баш тарту, банктан күбрәк суммага кредит сорау, килешүгә имза кую вакытын сузу, модельне алмаштыру, хәтта машина маркасын да үзгәртү очраклары булуын ачыклаган.
Шулай ук дилерлар товарларны, эшләрне, автомобиль сатып алганда хезмәт күрсәтүне көчләп тагалар (ешрак кыйммәтле комплектация, өстәмә җиһазлар урнаштыру, иминиятләштерү, сервис эшләре һ.б. тәкъдим ителә). Рекламада күрсәтелгән ташламалар суммасы көчләп таккан өстәмә хезмәтләрдән күпкә ким булырга мөмкин.
— Мондый алдауларга ничек капмаска соң?
— Автомобиль сатучы компанияләр турында фикерләрне игътибар белән өйрәнергә кирәк. Автосалонны сайлаганда аның теге яки бу маркалы автомобильләрне сатуга рәсми дилер булу-булмавын исәпкә алу мөһим. Автосалонны сайлаганда, аның сайтында нинди мәгълүмат күрсәтелгәнлеген өйрәнегез, кешеләрнең язып салган фикерләрен карагыз, сайтта мәҗбүри булган түбәндәге мәгълүмат урын алырга тиеш: сатучының исеме, аның урнашу урыны (адресы), эш режимы, сатучының контакт телефоннары һәм аның электрон почта адресы һ. б.
Һәм инде соңгысы — кредит рәсмиләштерәсез икән, аның килешүе белән ашыкмыйча танышырга кирәк. Исегездә тотыгыз, сез имза куйганчы кулыгызга биргән килешүнең бернинди юридик көче юк, аңа риза булып кул кую яисә аннан баш тарту сезнең хокукыгыз. Бу — килешү төзелгән башка очракларга кагыла.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт, эшегездә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев