12 апрель – Космонавтика көне
Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр. Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда,...
Ю.Гагаринның дублеры Г.Титов 1961 елның август аенда "Восток-2" кораблендә, А.Николаев 1962 елның августында "Восток-3"тә очып, җиргә әйләнеп кайттылар. 1964 елда К.Феоктистов очышта була. 1965 елның 18 мартында А.Леонов беренче мәртәбә очыш вакытында ачык космоска чыга, шул елны П.Беляев та космосны күреп төшә. Хатын-кызлардан беренче булып галәм киңлекләрендә 1963 елның июнендә "Восток-6" кораблендә Валентина Терешкова очыш ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев