Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

20 чеби, 10 капчык он, 12 капчык шикәр уйнаттык (видео)

“Хезмәт” һәм “Азьлане” газеталарына язылучылар арасында 20 чеби уйнаттык.

Матур гадәт буенча 2024 елның икенче яртыеллыгына «Хезмәт» һәм «Азьлане» газеталарына язылучылар арасында бик күп бүләкләр уйнаттык.

Балтачтан Радик Сабиров,Суфия Хисамиева, Рашит Әхмәдиев, Көшкәтбаштан Эльвира Нәкыйпова, Яңгулдан Фәрит Гарипов, Шодадан Шамил Фазылҗанов, Чепьядан Александр Андреев, Ордан Гөлчәчәк Сәмигуллина, Нормадан Госман Хәсәншин, Карадуганнан Әлфинур Фәйзрахмановалар он отты.

Шикәр комы исә Балтачтан Мирзаян Габдуллин, Рафис Әүхәдиев, Нормадан Равилә Кәримова, Илсөяр Сәрвәрова, Әлфия Зәкиева (Сәрдек), Гөлшат Зәкиева (Иске Салавыч), Альбина Зиннәтуллина (Арбор), Мөбәракҗан Фәтхетдинов (Яңа Салавыч), Габделфаиз Газизов (Түнтәр), Шамил Гыйльманов (Яңгул), Хәлил Хуҗиев (Нормабаш), Гөлсинә Фазылҗановаларга (Карадуган) чыкты.

КФХ Хәкимҗанов белән берлектә 20 чеби дә уйнаттык. Газетага 6 айга почта бүлекчәләре аша язылган 92 кеше арасыннан Шода авылында яшәүче Сәрия Гыйльмуллинага бәхет елмайды. Котлыйбыз!

Бүләкләр уйнату мизгелләрен «Хезмәт»нең Вконтакте битендә барган туры эфирдан карый аласыз – https://vk.com/xezmet_baltasi?w=wall-65275507_133554

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев