Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

20 чеби иясе билгеле булды! (видео)

Алдан хәбәр итүебезчә бүген без “Хезмәт” һәм “Азьлане” газеталарына язылучылар арасында 20 чеби уйнаттык.

Апрель, май айларында газетабызга 6 айга язылучылар квитанцияләрен безгә үзләре дә китерде, почта аша да җибәрде, электрон почта аша да юллады һәм барлыгы 63 кеше чеби уйнатуда катнашты.

Бүген инде без озак еллар “Хезмәт” газетасын яратып укып баручы Балтач бистәсеннән Асия апа Сафинаны үзебезгә дәшеп, аның янында җиңүчене ачыкладык.

63 номер арасыннан Асия апа 33 номерны алды һәм җиңүчебез булып Яңгул авылыннан Рафис Гарипов танылды. Ул гомер буе туган колхозында шофер булып эшләгән. Бүгенге көндә тормыш иптәше Гөлсирә апа белән төп нигездә уллары Радик, киленнәре Гөлназ һәм ике оныклары белән бәхетле картлыкта гомер кичерәләр.

Туры эфир вакытында ук без Рафис абыйга шалтыраттык, телефонны киленнәре Гөлназ алып, беренче тапкыр мондый бүләк отуыбыз, газетаны кечкенәдән яратып укыйбыз, бик зур рәхмәт сезгә, диде. Тиздән 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Рафис абыйны без шушы көннәрдә редакциядә көтеп калабыз һәм аңа сертификатны тапшырачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Хезмәт" чеби