Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

36 ел милек саклау сагында

2024 елның бүгенге көненә кадәр ведомстводан тыш сак бүлегенең тоткарлау төркеме 341 тапкыр «тревога» сигналлары буенча һәм 34 тапкыр – Россия эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең кизү бүлеге гаризалары буенча урыннарга чыкты.

29 октябрь көнне милли Россия Гвардиясенең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Балтач ведомстводан тыш сак идарәсе дә 36 ел район гражданнарының милеген саклау сагында тора.

Сакчылык бүлеге вазыйфасына физик һәм юридик затларның милкен шартнамәләр буенча саклау, тормыш-көнкүрешне тәэмин итү, объектларының һәм гражданнар күп була торган урыннарда террорчылыктан яклау кебек мөһим бурычлар тора. Алар арасында Балтач районы башкарма комитеты карамагындагы биналар, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары, мәгариф, медицина учреждениеләре, корал саклау бүлмәләре һ.б. бар.

 

Моннан тыш, сакчылык бүлеге, янгын сүндерү һәм «тревога» сигнализациясе эшләү турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирүне тәэмин итә. Җәмәгать тәртибен саклауны һәм патрульлек (хәрәкәт) маршрутларында җәмәгать куркынычлыгын тәэмин итүдә катнаша (вәкаләтләр кысаларында).

 

2024 елның бүгенге көненә кадәр ведомстводан тыш сак бүлегенең тоткарлау төркеме 341 тапкыр «тревога» сигналлары буенча һәм 34 тапкыр – Россия эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлегенең кизү бүлеге гаризалары буенча урыннарга чыкты.

 

Бүгенге көндә районда 360тан артык объект-ны саклау буенча хезмәт күрсәтелә, шуның 128е фатир, гражданнарның яшәү һәм милкен саклау урыннары. Көн саен, тәүлек буе эшли торган режимда, бер мобиль тоткарлау төркеме кизү торырга чыгарыла. Заманча технологияләрне куллану хисабына маршрутлар дөрес төзелгәнлектән, ведомстводан тыш сак экипажлары «хәвеф» турында хәбәр килгән урыннарга санаулы минутлар эчендә килеп җитәләр. Шул ук вакытта алар җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итеп, урамнарга патрульлек тә итәләр.

 

Ведомстводан тыш сак бүлеге төрле катлау-лы объектларда комплекслы иминлек чараларын оештыру буенча шактый күләмдә эш алып бара. Заманча техник чараларны куллану һәм хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә инде күп еллар дәвамында саклана торган объектлардан һәм фатирлардан урлау очракларының булмавы күзәтелә. Ведомстводан тыш сак бүлегендә хәбәрнамәләр тапшыруның автоматлаштырылган системаларын, күчмә объектларны саклау өчен мониторинг комплекс-ларын кертү буенча актив эш алып барыла, чыбыксыз сак сигнализациясе чаралары киң кулланыла. Үзәкләштерелгән сак пультының мәгълүматны җыю һәм эшкәртүнең автоматлаштырылган компьютер системалары бар, ул кизү персоналының гамәлләренә бәйсез рәвеш-тә «тревога» сигналлары килү вакытын теркәргә һәм аларга оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.

 

Бүгенге көндә коллективта 30 кеше хезмәт итә, шуның 16сы аттес-тацияләнгән хезмәткәрләр. Шунысын ассызыклап узу кирәк, коллективта зур әзерлекле кадрлар эшли, күбесе озак еллар хезмәт куйган тәжрибәле хезмәткәрләр. Бүгенге көндә дә яшь буынга үрнәк булып полиция прапорщиклары Әхмәтҗанов И.И., Әскаров Р.М, Григорьев В.С., Сәйфетдинов Т.Г., полициянең өлкән сержанты Кәримов И.И., идарә пультының кизү торучысы Нәҗмиева Г.Г. үзләренең вазифаларын намус белән башкаралар. Шуңа да ведомстводан тыш сак бүлеге эшчәнлеге республика һәм район күләмендә уңай рейтингка ия.

 

Язмамның ахырында барлык ведомстводан тыш сак бүлегендә эшләүче хезмәткәрләрне, ветераннарны бәйрәм белән тәбрик итәсем килә. Аларга хезмәтләрендә уңышлар, нык сәламәт-лек, намуслылык, тәвәк-кәллек, сабырлык һәм гаиләләренә иминлек теләп калам.

 

Ришат Ганиев,

Балтач районы буенча ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе, полиция майоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев