Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

8 июнь – социаль хезмәткәрләр көне!

Эшегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек, тормышыгызда иминлек һәм гаилә бәхете теләп калам.

Хөрмәтле халыкны социаль яклау хезмәткәрләре, кадерле ветераннар! Сезне район советы һәм район башкарма комитеты исеменнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм — социаль хезмәткәрләр көне белән котлыйм.

Социаль хезмәткәр дигән һөнәр — ул шәфкатьлелек, миһербанлылык, кешеләрне ярату, эш сөючәнлек кебек сыйфатларны берләштерә. Җәмгыятебез нинди генә үсеш юллары кичермәсен, кешелек дөньясында барыбер дә кайгыртуга мохтаҗ кешеләр бар. Аларны дәүләт яклый һәм бу эшне социаль хезмәткәрләр аша тормышка ашыра.

Районда социаль яклау бүлеге тармаклары максатчан эшли, алар халыкка хезмәт күрсәтүнең өстәмә төрләрен кертәләр, эшнең сыйфатын яхшырту юнәлешендә даими кайгырталар. Безнең ветераннарыбыз, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз керемле гаиләләр — барысы да сезнең — социаль хезмәткәрләрнең даими игътибар үзәгендә. Сезгә әлеге җаваплы эшегездә зур уңышлар, нык сәламәтлек, тормышыгызда иминлек һәм гаилә бәхете теләп калам.

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев