Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Абунәчеләребезне чакырабыз

«Хезмәт»ебезне яраткан, аны даими алдырган райондашларыбызга редакция коллективы тагын бер зур бүләк ясый.

"Хезмәт" барлык абунәчеләре арасында күләмле, файдалы призлар уйната. Әлеге чара 30 июнь, җомга көнне редакциябездә үтәчәк. Райондашларыбызны шикәр комы, сыек май һәм күләмле бүләкләр көтә.
Моның өчен квитанция күчерелмәләре белән редакциябезгә килү сорала. Ә инде үзләре килалмаучылар баручылар артыннан биреп җибәрә, яисә хат аша да юллый (адресыбыз 422250, Балтач бистәсе, Ленин урамы, 91 йорт), электрон почтага (BaltasiRed2005@yandex.ru) да күчермәсен сала ала. Әлегә кадәр язылмый йөргәннәр ашыксын иде, чөнки "Хезмәт"кә язылырга санаулы көннәр калып бара. Шул ук көнне, район почта бүлеге белән килешү нигезендә, редакциябезгә килеп язылу мөмкинлеге дә булачак. "Хезмәт"ле дә, саллы бүләкле дә буласыгыз килсә, бездән аерылмагыз, дуслар! Лотерея уенында актив катнашсагыз кайнар чәй, тәмле коймак белән дә сыйларбыз үзегезне. Башлана - 9 сәгатьтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250