Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Алан авылында электр чыбыкларын алмаштыралар (фото)

Тарихка күз салсак, 1964 елда авыл өйләрендә электр лампалары кабына башлый, ә 1968 елда дәүләт электр челтәре килә.

Алан авылында бу берничә айда электр чыбыкларын алмаштыру эшләре бара.

Йөзләрчә метр электр чыбыгы, 200дән артык багана... Башкарыласы эшләрнең гомуми суммасы 23 млн сум. 

Август азагында материал кайта башлады. Искергән линияләрне замана таләпләренә туры килгән, ышанычлы изоляцияләнгән чыбыклар белән яңартуга сентябрь аенда керешкән иделәр. 

Әлеге электр линияләре 1995-1997 елларда алыштырылган булса кирәк. Көчле җил вакытларында өзелүләр дә була, линияләрдә көчәнеш тә түбән иде. 

«Эшләр авыл җирлеге башлангычында, «Сетевая компания» аркылы эшләнә. Без моны дүрт ел дәвамында тормышка ашырырга йөрдек. Ниһаять, быел эшли алдык. Декабрь аеның беренче яртысында Алан авылында иске электр чыбыкларын тулысынча алмаштырып бетерергә тиешләр, — дип аңлатты безгә авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин. 

  • Тарихка күз салсак, 1964 елда авыл өйләрендә электр лампалары кабына башлый, ә 1968 елда дәүләт электр челтәре килә.

Рузалия Тимербаева,

Алан авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев