Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әни сүзе сүнмәс кояш кебек, җылы нурын сирпи җаннарга

Әниләр, күрсәткән игелегегез һәм йөрәк җылыгыз өчен, йортыбызның яме һәм тормышыбызның бөтенлеге өчен зур рәхмәт сезгә.

Хөрмәтле әниләребез, әбиләребез, апаларыбыз һәм кадерле сеңелләребез! Сезне якынлашып килүче Әниләр көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Җир йөзендә иң матур, иң газиз сүз ул – әни. Шул сүз белән безнең телебез ачыла һәм ул барлык телләрдә дә бердәй назлы яңгырый. Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк, безгә булган мәхәббәт хисе анда беркайчан да сүнми-сүрелми.

 

«Җәннәт әниләрнең аяк астында», дип юкка гына әйтмиләр. Бәрәкәтле, имин, тыныч тормышка бары тик әниләрнең хәер-догасы, аларның фатихасы аша гына ирешеп була. Безне авырулардан, хәвеф-хәтәрләрдән йолып калган әниләребез, көннәрдән бер көнне олыгаеп, үзләре ярдәмгә мохтаҗ булып кала. Әниләребезгә карата мәхәббәтебез, мәрхәмәтебез, ихтирамыбыз никадәр тирән булса, тормышыбыз да шулкадәр шатлыклы һәм яктырак узар.

 

Бүген төрле сәбәпләр аркасында кечкенәдән үк ана назыннан мәхрүм калган сабыйларны үз канаты астына сыйдырган, аларга җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт, яхшы тәрбия биреп үстерүче районыбызның мәрхәмәтле әниләренә, Бөек Ватан сугышының барлык михнәтләрен үз җилкәләрендә күтәргән өлкән буын хатын-кызларына, әбиләребезгә, бүген илебез иминлеге сагында торучы солдат әниләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның әниләре, тормыш иптәшләренә рәхмәтләремне җиткерәм.

 

Әниләр, күрсәткән игелегегез һәм йөрәк җылыгыз өчен, йортыбызның яме һәм тормышыбызның бөтенлеге өчен зур рәхмәт сезгә. Бары тик сез генә җир йөзен якты, имин һәм мәрхәмәтле итәрдәй көч, мәхәббәт бирә аласыз.

 

Бәйрәм уңаеннан мин сезгә иң изге теләкләремне юллыйм. Тормышыгыз бары тик шатлыклы мизгелләрдән генә торсын, һәр яңа көн сөенечле һәм уңышлы булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим.

 

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев