Әнкәйләргә безнең йолдызлардан, я кояштан һәйкәл салырлык...
Бүген район мәдәният үзәгендә әниләр хөрмәт бәйрәм чарасы уза.
Бу дөньяда тиңе булмаган, беркемне дә битараф калдырмый торган һәм барыбыз өчен дә кадерле бәйрәм бар. Ул - Әниләр көне. Ноябрьнең соңгы атнасында билгеләнә торган әлеге бәйрәм районыбызда ел да олылап уздырыла. Быелгысы да матур мизгелләр белән тарих битләренә язылды.
- Без үз тормышыбызны әниләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – дөньябызның яме. Алар – иң газиз, якын кешеләребез! – диде район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең котлау сүзендә.
Мәдәният үзәгендә узган тантанада әниләргә зурлап хөрмәт күрсәтелде. Чепья авылының хезмәт ветераны Рамазанова Нурания Галимҗан кызы, Норма урта гомуми белем бирү мәктәбе учреждениесенең лаборанты Шәрипова Наҗия Харис кызы Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнделәр.
Район мәгариф идарәсе методисты Нотфуллина Гөлнара Фирдәвес кызы, Балтач урта мәктәбең директоры Гыйләҗева Гөлчәчәк Фидәил кызы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатына лаек булдылар.
Балтач районы «Ак калфак» оешмасының Совет әгъзасы Габделхакова Сәлимә Зиннәт кызы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хаты, Карадуган авыл җирлегенең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Зыятдинова Фирая Муллазыя кызы, Чутай башлангыч мәктәп-балалар бакчасы мөдире Хәйруллина Рәмзия Миңнегали кызы Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы рәисенең рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Озак еллар намуслы, нәтиҗәле хезмәтләре һәм юбилейлары уңаеннан, Тагашур авылы кибете мөдире Татьяна Николаевна Зубарева (70 яшь), «Борнак» җәмгыятенең сыер саву операторы Гайнетдинова Ләйсән Шәрифулла кызы (55 яшь) - Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгына, ә «Активист» җәмгыятенең сыер саву операторы Изергина Валентина Анатольевна (50 яшь) район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев