Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Җаным һаман сезнең янда яши» бәйгесе нәтиҗәләре билгеле (фото)

Якташыбыз Эльвира Ибраһимова истәлегенә багышланган «Җаным һаман сезнең янда яши» исемле районара нәфис сүз осталары бәйгесе быел өченче тапкыр үтте.

Балтач төбәгенең Таузар авылы кызы, күңелләргә үтеп керә торган сихри тавышлы Эльвира Ибраһимова – танылган журналист, диктор, «Татарстан», «Болгар», Актаныш, Биектау FM радиостанцияләре дикторы, «Азан» һәм «Иман» радиолары аша ислам кыйммәтләрен халыкка таратучы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының алыштыргысыз хезмәткәре булды. Татмедиа җәмгыяте филиалы булган «Хезмәт» газетасы, район мәгариф идарәсе, мәдәният бүлеге һәм дә «Таузар» башлангыч мәктәп-балалар бакчасы игълан иткән конкурсның максаты һәм бурычлары - сәнгатьле сөйләмгә омтылыш булдыру; нәфис сүз осталарын барлау һәм аларга иҗади үсеш өчен шартлар тудыру; татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен пропагандалау; Таузар илендә туып, кыска гына гомере эчендә халык күңелендә жуелмас эз калдырып киткән якташыбыз Эльвира Ибраһимова белән горурлану хисе тәрбияләүгә корылган иде. 
 – Быел 3 яшьтән алып 60 яшькә кадәр 160 конкурсант катнашты, – ди бәйгенең оештыру эшләрен алып баручы, «Таузар» башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Римма Низамиева. – Укытучылар һәм тәрбиячеләр, төрле һөнәр ияләре дә бу бәйгедән читтә калмады. Чыгышлар 4 яшь аралыгына бүлеп каралды һәм аларны мәдәният, сәнгать, мәгариф өлкәсендәге белгечләрдән торган мәртәбәле жюри бәяләде. 
 Бәйге әле берничә ел гына үткәрелүенә карамастан, елдан-ел киңрәк колач ала бара. Быелгы бәйгегә Казан шәһәре, Балтач, Саба, Биектау, Кукмара, Актаныш, Арча районнарыннан бик күп эшләр килде. Катнашучылар Эльвира Ибраһимова репертуарыннан булган һәм туган телгә, туган илгә, әниләргә багышланган тезмә әсәрләрне башкару номинацияләрендә үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. 
Бәйгенең җиңүчеләре булып, Нормадагы «Тургай» балалар бакчасы Руфинә Ризванова, бистәнең 1нче номерлы балалар бакчасыннан Арсен Фролов, Норма урта мәктәбе укучылары Раян, Раидә Мардановлар, Норма урта мәктәбе укучысы Раил Мәрданов, Сосна төп гомуми белем мәктәбе укучысы Солтан Гыйбадуллин, Галимҗан Баруди исемендәге Биектау 4 номерлы урта гомум белем бирү мәктәбе укучысы Амелия Феофанова, Актаныш муниципаль районы Байсар төп гомуми белем мәктәбе директоры, автор -башкаручы Рамил Сәлахов, Норма авылыннан Рузия Галиева танылды. Гран-прига Актаныш районы Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Нәзлия Латыпова лаек булды (җитәкчесе Гөлназ Муллагалиева). Җиңүчеләргә бүләкләрне «Миили мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» ачылышы кысаларында «Хезмәт» газетасы редакциясе җитәкчесе - баш мөхәррир Вакыйф Зәкиев тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эльвира Ибраһимова