Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Арчада «Ат көне» узачак

Чарада «Ат арбасында иң тиз йөртүче», «Иң матур бизәлгән арба» номинацияләрендә дә җиңүчеләр ачыкланачак.

9 сентябрьдә Арча муниципаль районында традицион ат-спорт бәйрәме — «Ат көне» узачак. 

Ат-спорт фестивале кысаларында татар атларында, чиста токымлы һәм ярымкатнаш токымлы атларда һәм җирле токымлы атларда 40, 80, 100, 120 һәм 160 чакрым дистанцияләрдә ат чабышлары, конкурслар, күргәзмәләр, кинологларның күрсәтмә чыгышлары, концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Шулай ук «Ат арбасында иң тиз йөртүче», «Иң матур бизәлгән арба» номинацияләрендә җиңүчеләр ачыкланачак.

Фестиваль Татарстан Республикасы өчен мөһим чараларның берсенә әверелде һәм ул бөтен ат индустриясенә ярдәм итүгә, аны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларның аерылгысыз өлеше булып тора.

Чара 2015 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, «Татмелиорация» траст компаниясе" ААҖ һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев